Казанда Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан конференция узачак

2009 елның 10 феврале, сишәмбе
Республиканың мөселман җәмәгатьчелеге күренекле татар галиме, дин белгече, тарихчы, язучы һәм педагог Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан конференция оештыра.

5 март көнне “Мәрҗани” мәчетенең конференцияләр залында узачак чарада галимнең тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган 15 чыгыш каралган, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Конференция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә булышлык итү фонды ярдәме белән оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International