Түбән Камада февральдә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексының төзелеш мәйданында 1,4 миллиард сумлык монтажлау эшләре башкарылган. "ТАНЕКО" ААҖ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Татнефть" ААҖ (координатор һәм проект инвесторы), "ТАНЕКО" (заказчы), Татарстан Хөкүмәте катнашындагы һәм теләктәшлегендәге генераль подрядчыларның төгәл планы һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә, төзелеш башланганнан бирле беренче тапкыр мондый зур нәтиҗәләргә ирешелгән. Мартта 1,6 миллиард сум үзләштерү планлаштырылган.
Бүген төзелештә Нефтегазинжиниринг" ҖЧҖ, "ПСО Казань" ҖЧҖ, "ЭИТЭК" ҖЧҖ, "ИНВЭНТ" ҖЧҖ, "Главнефтегазстройсервис" ҖЧҖ, "Эскорт" ҖЧҖ кебек зур компанияләре эшли. Көн саен төзелеш мәйданында 50 миллион сумнан артык акча үзләштерелә. Биредә 600дән артык техника эшли, 5 меңгә якын кеше хезмәт куя. Мәйданда эшләүчеләрнең гомуми санының 90 процентка якынын Татарстан төзүчеләре тәшкил итә.
"Барысы да шома бара, без графиктан алда эшлибез", - дип белдерә матбугат хезмәте "Татнефть" компаниясенең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновның күптән түгел "ТАНЕКО"да булып киткән РФ энергетика министры урынбасары Сергей Кудряшовка әйткән сүзләрен.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.