Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Икътисад министрлыгында «Татарстан имиджы» проекты буенча эш барышы тикшерелде
2009 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
11 февраль көнне ТР Икътисад министрлыгында «Бауман Инновейшн» консалтинг компаниясе вәкилләре белән очрашу булды. Татарстан ягыннан анда икътисад министры Марат Сафиуллин һәм аның беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева катнашты.
Компаниянең партнеры, «Татарстан имиджы» проекты буенча эшләгән Алексей Праздничных (ул РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе доценты, сәясәт фәннәре кандидаты, илләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген бәяләү буенча Россиядә Бөтендөнья икътисади форумының халыкара программасы координаторы) сүзләренчә, проект программасы концепциясе Татарстан абруен Россиядә һәм чил илләрдә таныту-күтәрүне күздә тотып төзелә.
Моның өчен эш 3 төп этапка нигезләнә: республиканың халыкара мәйдандагы дәрәҗәсенә һәм тәҗрибәсенә анализ, бүгенге вазгыятькә диагностика ясау, программаның өстенлекләрен һәм концепциясен билгеләү. Шуннан чыгып, төп максатлар куела. Комплекслы диагностикага таянып, аның ирешелгән көндәшлеккә сәләтлелек дәрәҗәсен «капиталлаштырырга», Татарстанның Россия һәм чит илләр күләмендә абруен күтәрергә мөмкинлек биргән стратегиясе төзелә.
А.Праздничных республиканың көндәшлеккә сәләте буенча өстенлекләренә тәфсилле анализ ясау, аның көчле һәм йомшак якларын ачыклау, халыкара һәм Россия массакүләм мәгълүмат чараларында республиканың бүгенге медиа-портреты, Татарстанда кластерлар, бизнес-класслар анализы, сораштырулар һ.б. аналитик хезмәтләр әзерләнү турында кыскача мәгълүмат биргәч, ул, Татарстанның өстенлекле юнәлешләренең берсе буларак мәгълүмати технологияләр үсешен сайлап алуын истә тотып, компания хезмәткәрләре шуңа бәйле сорауларын Татарстанга югары квалификацияле белгечләр җәлеп итү буенча көндәш булырлык Россиянең 10 һәм якын чит илләрнең 2 шәһәрендә сораштырулар уздырган. «Без биредә белгечләрне республикага җәлеп итәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ачыкларга омтылдык, алардагы тормыш сыйфатына игътибар иттек, Татарстанның исә яхшырак шартлар тәкъдим итәрлеге бар. Россиядә эшләүче чит ил компанияләренең эшчәнлеген тагын да җәелдерү буенча планнары һәм регионны сайлап алганда аларны нәрсәләр җәлеп иткәне белән кызыксындык», - дип, эш тәртибе белән таныштырды ул.
Алексей Праздничных сүзләренчә, гомумән, структур күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасы, нигездә, Россия Федерациясен кабатлый. «Аерым алганда, эчке һәм тышкы базарларда республиканың абруен күтәрер өчен гамәлдә булган кластерлар буенча эшчәнлекне арттыру, мөмкинлекләрне тулысынча куллану юнәлешендә эшләргә кирәк. Кайбер кластерларда җитештерүчәнлек дәрәҗәсе төбәк икътисадының гомуми җитештерүчәнлегенә тискәре йогынты ясый», - дип блгеләп үтте. Аның фикеренчә, республика абруе белән идарә итү стратегиясен эшкәртү мәсьәләсе икътисади кризис шартларында аеруча әһәмияткә ия, чөнки Россиянең үзендә дә, чит илләр күләмендә дә төбәкләр арасында көндәшлек тагын да артачак. Нәтиҗәдә, югары квалификацияле белгечләр үзләренә яраклырак эш эзләячәк, шулай ук чит илгә чыгып китүләре ихтимал. «Турыдан-туры чит ил инвестицияләрен, тышкы ресурсларны һәм профессионалларны җәлеп итү элек ул кадәр үк өстенлекле булмаса, хәзер кризис чорында башка ресурслар кыскартылганда, төбәкләр өчен үзләрендәге тармакларны саклау һәм үстерү отышлы, чөнки яхшы белгечләр һәм чит ил инвесторларын җәлеп итү өчен төбәкләр арасында көрәш кызачак кына», - дип фаразлый «Бауман Инновейшн» вәкиле.
Компания ясаган анализ нәтиҗәләренә таянып, А.Праздничный Татарстан абруеның өстенлекле якларыннан Россиягә һәм чит илләргә бизнес эшчәнлеге өчен, аерым кластерлар (аерым икътисади зоналар һәм сәнәгать парклары буенча) үсеше, компанияләр һәм товарлар брендларын танытуда уңышлы урын булуын атаса, шулай да, туристлык һәм шуңа бәйле кластерларның җәлеп итүчәнлеге түбән икәнлегенә игътибарны юнәлтте.
Шул рәвешле, тикшеренүнең беренче нәтиҗәләре Татарстанның Россия чикләрендә көндәшлеккә иң сәләтле төбәкләрнең берсе икәнлеген, ә халыкара дәрәҗәдә республиканың биләгән урыны Көнчыгыш Европа илләре белән бер югарылыкта булуын раслаган. Конкурс узып, Татарстан имиджы белән идарә итү стратегиясен эшкәрткән (эш әле дәвам иттерелә) «Бауман Инновейшн» консалтинг компаниясе шулай ук клиентларының көндәшлеккә сәләтлелеген һәм инновацион куәтен үстерү буенча хезмәт күрсәтүдә дә эшчәнлеген җәелдергән.
Нигездә, Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты хезмәткәрләреннән һәм шушы уку йортын тәмамлаган яшьләрдән торган тикшеренүчеләр Россия шартларына региональ икътисади көндәшлелекне үстерү һәм күтәрүгә этәрү методологиясен адаптацияләү өчен берләшеп, «Россия регионнарының көндәшлелегенә күзәтү» тикшеренү проекты базасында 2000 елда «Бауман Инновейшн» компаниесен оештырганнар. Бүген аларның эшчәнлеге АКШ, Европа һәм Россиядәге партнерлары белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла һәм халыкара даирәдә таныла. А.Кудрявцева, «Татарстан имиджы» проектының бу контуры гына әле, ләкин проект республика өчен бик әһәмиятле, дип билгеләп үтте. Шушы 2 көндә без проектны эшкәртү срокларын һәм проект бәясен билгеләргә тырышачакбыз, ә соңгысы инде республика җитәкчелеге белән хәл ителә, дип аңлатты министрның беренче урынбасары.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 12 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз