Икътисад министрлыгында “Татарстан имиджын формалаштыру” стратегиясе проекты тикшереләчәк

2009 елның 10 феврале, сишәмбе
11 февральдә ТР Икътисад министрлыгында “Татарстан имиджын формалаштыру” стратегиясе проекты тикшереләчәк.

Татарстан проекты үз эченә республиканың халыкара абруен, аның конкурентлык өстенлеген, халыкара һәм илнең мәгълүмат чараларындагы гамәлдәге медиа-портретын тирән анализлау һ.б. эченә ала. ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшеренүләрнең беренче нәтиҗәләре Татарстанның Россиянең көндәшлеккә сәләтле төбәкләренең берсе булуын, аның халыкара аренадагы позициясенең Көнчыгыш Ауропа илләренә туры килүен күрсәткән.

Билгеле булганча, республика имиджы белән идарә стратегиясен “Бауман Инновейшн” консалтинг компаниясе эшли. Ђлеге компаниягә “Россия төбәкләренең конкурентлыкка сәләтен күзәтү” тикшеренү проекты базасында 2000 елда нигез салына. Консалтинг компаниясе бүген Америка, Ауропа һәм Россиядәге партнерлары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International