Студентларга "шакырга" кирәк

2009 елның 10 феврале, сишәмбе
"Кризис вакытында сайлауларда катнашучылар күп булырмы икән дип борчылабыз". Кичә республика югары уку йортлары ректорлар советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде. Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, студентлар арасында да сайлауга битарафлар булмаска тиеш, аларның күңеленә барып җи­тәрлек итеп "шакырга" кирәк.

"Узган сайлауларда яшьләр бик актив катнашты. Шулай булырга тиеш тә. Сайлау кампаниясен актив ветераннар һәм пенсионерларга гына таянып уздыру дөрес түгел", – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International