Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Мәскәүдә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы эшенә югары бәя бирелде
2009 елның 9 феврале, дүшәмбе
2009 елның 6 февралендә Мәскәүдә Россия Федерациясе эчке эшләр министры армия генералы Рәшит Нургалиев рәислегендә Россия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Коллегия эшендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев катнашты.
Коллегиядә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының оператив–хезмәт эшчәнлегенә югары бәя бирелде, шулай ук Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Ђсгать Сәфәров III дәрәҗә “Идарә эшендәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Моннан тыш, 2008 елда спортның хезмәт–гамәли төрләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы Спартакиадасы барышында спортта ирешкән югары нәтиҗәләре өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе субъектлары буенча Эчке эшләр министрлыклары, Эчке эшләр идарәләре арасында икенче урынны алган өчен Кубок тапшырылды. Спартакиадада Россия Федерациясенең 83 субъектыннан вәкилләр катнашты.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 9 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз