Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Мәскәүдә 2013 елгы Универсиадага әзерлек буенча Оештыру комитеты утырышы узачак
2009 елның 17 марты, сишәмбе
17 мартта Мәскәүдә Россиянең беренче вице–премьеры Игорь Шувалов рәислегендә 2013 елда Казанда Универсиада үткәрүгә әзерлек буенча Оештыру комитеты утырышы узачак.
Утырышта Татарстан делегациясе, 2013 елгы Универсиаданың оештыру комитеты әгъзалары катнаша.
Искәртеп узабыз, 2009 елның гыйнварында РФ Премьер–министры Владимир Путин 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты төзү турындагы боерыкны имзалады. Моннан тыш, Россия Премьер–министры Оештыру комитетының составын раслады, аны Россиянең беренче вице–премьеры Игорь Шувалов җитәкләде. Аның составына шулай ук ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, министрлар Мутко, Левитин, Нәбиуллина, Нургалиев, Фурсенко, Щеголев һәм башка рәсми затлар керде.
Федераль бюджеттан Казанга 7 миллиард сум акча бүленер дип көтелә, шуның 1,2 миллиарды – спорт объектлары һәм Универсиада авылын проектлаштыруга, калганы аларны төзүнең беренче этабына тотылачак.
Искәртеп узабыз, 23 март көнне РФ Дәүләт Советы утырышында Россия Президенты Дмитрий Медведев Сочидагы кышкы Олимпиада һәм Казандагы җәйге Универсиадага әзерлек турында хисаплар тыңлаячак.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 17 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз