ТР Австрия белән калдыклар эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә җыена

2009 елның 16 марты, дүшәмбе
Татарстанга Австрия Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мартин Вукович җитәкчелегендә эшлекле даирә делегациясе килде. Сәфәрнең максаты – Австрия компанияләре белән Татарстан предприятиеләре арасында икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү.

Бүген делегация әгъзалары “Идея” технопаркында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин белән очрашты. Очрашуда шулай ук “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко, Махсус икътисади зоналар белән идарә буенча федераль агентлыкның ТР идарәсе җитәкчесе Игорь Носов, Австрия Федераль икътисад палатасының БДБ департаменты җитәкчесе Хайни Вальтер һ.б катнашты.

Александр Когогин билгеләп узганча, бүгенге көндә Татарстанның 100 дән артык тышкы сәүдә партнеры исәпләнә. Узган ел республиканың алар белән тышкы сәүдә әйләнеше күләме 14 млрд. евро тәшкил иткән. Австриягә килгәндә, аның белән ике арадагы сәүдә әйләнеше күләме, 2007 ел белән чагыштырганда, 42 процентка кими төшкән һәм 9,8 млн. евро тәшкил иткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Австрия Татарстанның сәүдә партнерлары арасында 51 нче урын алып тора. Александр Когогин фикеренчә, Татарстан ягын бу динамика канәгатьләндерми, аны агымдагы елда үстерергә кирәк. Министр Австриянең эшлекле даирә вәкилләренә Татарстанның икътисади-сәнәгый мөмкинлекләрен презентацияләде. Анда Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән төп өлкәләр - нефть чыгару, нефть химиясе, авиа-, машина, суднолар төзелеше, инновацияле үсеш хакында җентекле мәгълүмат бирелде. Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры кунаклар игътибарын республиканың уңайлы инвестиция мохите хөкем сөргән, инвестицияләр җәлеп итү сәләте югары һәм риск күрсәткече түбән төбәк булуына басым ясады. Моны танылган рейтинг агентлыклары да исбатлый. Министр республикада инновацияләр үсешенә тукталып, технопарклар эшчәнлеге хакында бәян итте. Алар арасында “Идея” технопаркы һәм “Мастер”Кама индустриаль паркы эшчәнлегенә аерым басым ясалды.

Очрашуда ассызыкланганча, Татарстан алга таба Австрия белән хезмәттәшлек перспективаларын берничә юнәлештә күрә. Алар нефть табу, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм химия, төзелеш индустриясе, автомобиль, машина төзелеше, банк секторы, мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне күздә тота. Аерым алганда, эшлекле даирә вәкилләренә “Мастер” Кама индустриаль паркында конкурентлы продукция җитештерү мөмкинлекләрен өйрәнү, биредә станоклар җитештерү производствосын урнаштыру мөмкинлеге тәкъдим ителде. Александр Когогин белдергәнчә, технопарклардан тыш, республикада Австрия бизнесын җәлеп итәрлек мәйданнар шактый. Шуларның берсе итеп “Алабуга” Махсус икътисади зонасы аталды. Австрия калдыклар эшкәртү буенча дөньяның әйдәп буручы илләренең берсе.

Татарстан әлеге ил белән бу өлкәдә хезмәттәшлекне җәелдерүгә дә зур өметләр баглый. Аерым алганда, Казан янәшәсендәге Самосырово чүплеген эшкәртүдә көчләрне берләштерү турында сүз булды. Шулай ук Татарстан калдыклар җыю технологияләрен дә өйрәнергә җыена. Бүгенге очрашуда республика уку йортларына әлеге система буенча дәресләр кертү мөмкинлеге дә каралды.

Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илче Мартин Вукович үз чыгышында Татарстанның инициативаларын хуплауларын белдерде. Технологияләр үсеше, сәнәгый мөмкинлекләре буенча охшаш бу ике республиканың хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлекләре зур дип саный ул.

Австрия эшлекле делегациясенең Татарстанга сәфәре 18 мартка кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International