Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан II Бөтенроссия универсиадасын кабул итә ала
2009 елның 9 феврале, дүшәмбе
Казан 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасы алдыннан Бөтенроссия универсиадасын үткәрүгә өметләнә ала. Бу хакта бүген Казанда Россия студентлары спорт берлеге президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин хәбәр итте.
“Бөтенроссия универсиадасын Бөтендөнья студентлар уеннары кебек ике елга бер үткәрү карары кабул ителгән, - дип белдерде Олег Матыцин журналистларга биргән интервьюсында. – Киләсе, 2010 елда кышкы һәм җәйге Бөтенроссия универсиадасы үткәреләчәк.
Олег Матыцин сүзләренчә, 2010 елгы Бөтенроссия универсиадасының финал өлешен үткәрү урыны әлегә билгеле түгел, “әмма Казан тагын бер тапкыр Уеннарны кабул итәргә өметләнә ала, спорт мәйданнарын тәкъдим итү, 2013 елгы Универсиада алдыннан оештыру структурасын тикшерү мөмкинлеге бар”. Искә төшереп үтәбез, узган ел Казанда I Бөтенроссия җәйге универсиада үткәрелгән иде.
Олег Матыцин сүзләренчә, Казанда 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасын үткәрү - ул илкүләм проект. “Безнең өчен Россиянең спортта гына түгел, ә халыкара хезмәттәшлек, яшьләр сәясәте өлкәсендә дә лидер икәнлеген күрсәтү мөһим”, - дип белдерде Россия студентлары спорт берлеге президенты.
Темага бәйле сылтамалар:
“2013 елгы Универсиада дирекциясе” ике ай дәвамында оештырылачак Казанда 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы 2010 елда төзелә башлаячак Казанда 2013 елгы Универсиада авылы 11,5 миллиард сумга төшәчәк Түбән Кама чаңгычылары Россия Кубогы финалында чыгыш ясый Татарстан милиционерлары самбо буенча Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясады
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 7 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз