Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: “Без Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын тиешенчә үткәрергә тиеш”
2009 елның 9 феврале, дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының 2008 елгы эш нәтиҗәләрен югары бәяләде.
Бүген министрлыкның йомгаклау коллегиясендә статс-секретарь - спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлары спорт берлеге җитәкчесе Олег Матыцин, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Виктория Черкесова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия Олимпия комитетының генераль секретаре Юрий Юрьев, Олимпиядада катнашучы татарстанлылар, спорт мәктәпләре директорлары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Казанда 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасына әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләренә аерым тукталды. “Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрү өчен шәһәрнең йөзен, үзебезнең ментальлекне үзгәртергә, күп итеп спорт объектлары төзергә кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Премьер-министр фикеренчә, 2013 елгы Уеннарны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен безнең спортчыларны, тренерлар составын, волонтерларны Универсиадага әзерләү эшләрен хәзердән башларга кирәк. “2013 елгы Универсиада дирекциясе” МУП директоры Владимир Леонов үз чыгышында республикада талантлы спортчыларның мәгълүмат базасы тупланган, киләчәктә алар Россия җыелма командасы составына эләгергә мөмкин, дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, кадрлар резервын формалаштыру мәсьәләсенә дә аеруча игътибар бирергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Казан шәһәре Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрү нәтиҗәсендә танылачак. “Универсиаданы үткәрү республикада туризмны үстерү өчен җитди этәргеч булачак”, - дип ышана ул.
ТР Хөкүмәте җитәкчесе шулай ук республика Президенты тарафыннан игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын тиешенчә үткәрергә тиешбез, дип ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов финанс кризисы проблемаларына кагылганда, төзелә башлаган бөтен спорт объектлары әзер булырга тиеш, дип белдерде. Шул ук вакытта ТР Премьер-министры якындагы ике ел гади булмаячак, шул сәбәпле, республиканың шәһәр һәм районнарында спорт инфраструктурасы объектлары төзелеше темпларын саклап калып булмаска мөмкин, дип билгеләп үтте.
Татарстан Премьер-министры ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының 2008 елгы эш нәтиҗәләрен югары бәяләде һәм тармакның алдынгы хезмәткәрләрен, спортчыларын бүләкләде. ТР Президенты Указы нигезендә Параолимпия уеннарының көмеш призеры Айрат Зәкиев һәм аның тренерына “Данлы хезмәте өчен” медале тапшырылды. Калганнарга ТР Президенты һәм Татарстан Министрлар Кабинетының рәхмәт хатлары тапшырылды.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 7 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз