Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге билгеле булды
2009 елның 13 марты, җомга
Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия, 2009 елда премиягә дәгъва итүчеләрнең әсәрләрен һәм эшләрен тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны бүләккә тәкъдим итү турында карар кабул итте, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Ђлеге исемлектә — “Сәет Сакманов” роман-трилогиясе (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) һәм әдәби-педагоглык иҗаты өчен, Галиуллин Тәлгат Нәби улы, “Тылсым. Шәфкать” (Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел) китабы өчен, язучы Маликова Мәдинә Габделхак кызы, “Ќәрәхәтле йөрәк җылырак” (Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел), шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы һәм “Күңелдә фидаи яшәсә” китабы (“Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел) өчен шагыйрь Мансуров Зиннур Мөҗип улы, “Тукай дөньясы”, “Олуг Мөхәммәд” дигән картиналары һәм Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, К.Ушинский, Л.Гумилев, А.Макаренко кебек Татарстанның һәм Россиянең танылган мәгърифәтчеләре портретлары сериясе өчен рәссам Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы, “Татар халык әкиятләре” җыентыгының бизәлеше һәм иллюстрацияләре өчен рәссам Хәсьянова Фәридә Шаһимәрдан кызы, “Идел буе Болгарстаны ханнары”, “Алтын Урда ханнары”, “Казан ханнары”, “Борынгы шагыйрьләр” дигән татар халкы тарихы буенча картиналары һәм Казан метросының “Тукай мәйданы” станциясенең олуг шагыйрь әсәрләре буенча бизәк эскизлары өчен рәссам Шәмсетдинов Рушан Галәү улы, “Тукай рухы – мәңгелек!” дигән эшләр сериясе өчен “Чыңгызхан” иҗат берләшмәсе коллективы — рәссамнар Харисов Ринат Зөфәр улы, Ханнанов Васил Миргазыян улы, Ђхмәтвәлиев Расих Хасыйп улы, “Татар халык әкиятләре мотивлары” дигән гобелен эшләнмәләр сериясе өчен Килдебәков Рөстәм Ђхмәт улы белән Килдебәкова Мария Семеновна, “Сөембикә — ханбикә”, “Ауразия һәм Кыпчак кызы”, “Сабантуй”, “Ватан турында уйланулар” дигән эшләре һәм “Сөембикә-ханбикә” дигән һәйкәл эскизы проекты өчен Муллашев Камил Вәлиәхмәт улы, республика шәһәр-районнарындагы сыннар һәм монументаль-декоратив композицияләре өчен Ханов Илдар Мәнсәви улы, Санкт-Петербургта Г.Тукайга куелган һәйкәл өчен авторлар коллективы, сынчылар — Зыякаев Ђхнәф Гаделгаярович, Нейман Ян Янович, архитекторлар Одновалов Станислав Павлович, Шолохова Галина Леонидовна, Г.Тукай һәм Р.Фәйзуллин сүзләренә язылган “Ышаныч” дигән симфония-ораториясе өчен композитор Тимербулатов Шамил Харис улы, “Телсез күке” дигән спектакльне сәхнәгә куючы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеме — язучы-драматург Хәкимов Зөлфәт Хәкимҗан улы, рәссам Скоморохов Сергей Геннадьевич, композитор Хәсәнов Рим Мәхмүт улы, актер Төхфәтуллин Рамил Чыңгыз улы, рус классик драматургиясендә — А.П.Чеховның “Вишневый сад” пьесасы буенча куелган спектакльдә образлар тудырганы өчен, В.Качалов исемендәге рус зур драма театры артистлары Романова (Славутская) Светлана Геннадьевна, Прытков Геннадий Николаевич бар.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 13 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз