Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда “Арт-галерея. Казан-2009” дип исемләнгән күргәзмә-ярминкә ачылды
2009 елның 6 феврале, җомга
6 февраль көнне башкаланың “Казан ярминкәсе” ААЌендә “Арт-галерея. Казан-2009” дип исемләнгән проект старт алды. Аның ачылышында ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов, Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалиева, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Илгизәр Хәсәнов, республиканың кулланма сәнгать һәм һөнәрчеләр берлеге рәисе Нури Мостафаев һәм “Казан ярминкәсе” ААЌе генераль директоры Лев Семенов катнашты.
Киң җәмәгатьчелекне заманча сәнгать эшләнмәләренә һәм гамәли сәнгатькә якынайту, шулай ук республиканың сәнгать осталарына булышлык итү, аларның эшләрен халыкка таныту, яшь рәссамнар арасында яңа исемнәр ачу — әлеге проектның төп максаты. Тантананың ачылышында А.Гайнетдинов шуңа басым ясап, әлеге проектның күптән көтелгән булуын ассызыклады. “Ђлеге арт-галерея инде күптән хыялда йөргән арт-парк оештыруда бер адым булыр”, - дип билгеләп үтте ул. Галерея ачылышына килүчеләргә сәламләү сүзләрен шулай ук Д.Камалиева да ирештерде. Њз чиратында, ул күргәзмә-ярминкә башкаланың һәм республиканың бай сәнгатен чагылдыруда, аны киң җәмәгатьчелеккә танытуда булышлык итәр дигән теләктә калды.
“Арт-галерея. Казан-2009” күргәзмә-ярминкәнең географиясе киң. Анда Россиянең Дзержински, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Тула, Тольятти, Соликамски шәһәрләреннән, шулай ук Киров, Пермь, Самара өлкәләреннән, Казаннан, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан да сәнгать осталары үзләренең иҗат җимешләрен алып килгән иде. Экспозициядә профессиональ рәссамнар, белән бергә, иҗат берлекләрендә исәпләнүче авторлар эшләре дә урын алган.
Күргәзмә-ярминкә кызыклы эшләр белән танышу мөмкинлеге генә биреп калмый. 12 февральгә кадәр анда төрле остаханәләр дә эшләячәк. Гамәли сәнгать белән кызыксынучылар күннән, агачтан, тукымадан уенчыклар, сувенирлар ясау серләрен үзләштерә ала.
“Арт-галерея. Казан-2009” күргәзмә-ярминкәсе 6-11 февраль көннәрендә сәгать 11.00дән 19.00гә кадәр, 12се көнне 11.00дән 15.00 сәгатькә кадәр эшли.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 6 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз