Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан шәһәре Думасы сессиясендә мэр Илсур Метшин узган елгы эшчәнлеккә хисап тотты
2009 елның 13 марты, җомга
Хәзерге вакытта Казан Ратушасында мэр Илсур Метшин рәислегендә шәһәр Думасының XXXIX сессиясе бара. Быел беренче үткәрелә торган сессия эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР министрлыклары һәм Хисап палатасы, шәһәр прокуратурасы җитәкчеләре һ.б. рәсми затлар, шулай ук IV чакырылыш ТР Дәүләт Советына яңа сайланган депутатлар катнашты.
Ике дистә мәсьәләне эченә алган көн тәртибенең беренче өчесе буенча депутатлар һәм сессия эшенә чакырылган кунаклар алдында И.Метшин шәһәр җитәкчесе буларак үз эшчәнлеге, Казан шәһәре Думасы һәм шәһәр Башкарма комитетының узган елдагы эшчәнлеге буенча берләштерелгән хисап доклады белән чыкты.
«Узган ел соңгы 3 елда шәһәр һәм аның икътисады өчен иң уңышлы елларның берсе булды... Казан, Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән, төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча Россиянең миллионлы халкы булган зур шәһәрләре арасында алдагы урыннарның берсен били: 9 нчы урыннан хәзер 3 нче урынга чыкты. Ђйләнә-тирә мохиткә зыян салган өчен акча җыю буенча Казан - беренче», - дип игълан итте мэр.
Татарстан башкаласының тулаем территориаль продукты узган елда 271,3 млрд. сум тәшкил итте, бу исә 2007 елдагыдан 42,6 млрд. сумга артыграк, ә сәнәгать җитештерүчәнлеге - 107,4 процент, дип билгеләп үтте ул. Аерым алганда, Казанның сәнәгать предприятиеләре барлыгы 124 млрд. сумга якын (2007 елда – 18,7 млрд. сум) күләмдә үзләре җитештергән товарны төяп озатуга, хезмәт күрсәтүгә ирешкән.
Мэр шәһәр бюджетының керемнәре һәм чыгымнары, муниципаль бурыч суммасы, шәһәр икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, халыкның эш белән тәэмин ителеше һәм хезмәт хакы, җәмәгать транспорты эше, торак-коммуналь хуҗалык, торак төзелеше, кече һәм урта бизнес өлкәләре буенча хисап тотты. И.Метшин шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, яшьләр сәясәте һ.б. мәсьәләләргә тукталды.
Аннан соң шәһәрнең Вахитов муниципаль районы башлыгы Руслан Шакиров билгеләп үткәнчә, узган елны планда каралган барлык түләүләр буенча эш тулысынча башкарылган, ләкин финанс кризис үзен хәзердән үк сиздерә: районда хезмәт хакы буенча 40 млн. сум бурыч бар (шәһәр буенча – 62 млн. сум), нигездә, предприятиеләрдә. ТР Дәүләт Советына депутат булып сайланган Казан моторлар төзү берләшмәсе генераль директоры Дамир Кәримуллин сүзләренчә, быел җитештерү күләме 25-30 процент чамасы кимергә мөмкин дип фаразлана. 55 нче мәктәп директоры Любовь Романова исә чыгышында Казан мәктәпләренең яртысы диярлек 40 ел элек һәм аннан да алдан төзелгән булуына игътибарны юнәлдереп, андый мәгариф учреждениеләрендә заманча шартлар булдырырга кирәклеген искәртте. Мәктәпләр эшчәнлеген тикшерү максаты белән килүчеләр күплегеннән зарланып, ул тикшерүләрне берләштереп булмасмы, мәктәп директорына һәм укытучыларга балаларга белем бирү һәм тәрбия эшләренә вакыт күбрәк калыр иде, дигән мөрәҗәгать белән чыкты.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 13 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз