Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда 2013 елгы Универсиада авылы 11,5 миллиард сумга төшәчәк
2009 елның 9 феврале, дүшәмбе
Казанда 2013 елгы Универсиада авылы һәм спорт объектлары төзелешенә федераль бюджеттан 7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгына ярдәме өчен рәхмәт белдерде. “Безнең арзан булмаган башлангычлар һәрвакыт теләктәшлек таба”, - дип билгеләп үтте ул.
“Иң мөһиме – 2013 елда Бөтендөня универсиадасын үткәргәч, бу вакыйга өчен төзелгән спорт объектлары Татарстан башкаласы, Казан университетлары байлыгы булсын иде. Киләчәктә барлык төзелгән корылмаларның да халык өчен файдалы булуы кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Коллегиядә катнашкан статс-секретарь - спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова сүзләренчә, а 2013 елда Универсиада үткәргәч, Казан җәйге спорт төрләре буенча спортчыларны әзерләүче федераль үзәк булачак. “ 2013 елгы Уеннар Россиянең җыелма командаларын әзерләү өчен яхшы инфраструктура булдырырга мөмкинлек бирә”, - дип белдерде ул.
“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “2013 елгы Универсиада дирекциясе” МУП директоры Владимир Леонов белдергәнчә, 2013 елгы Уеннар бюджетына төзәтмәләр кертелергә мөмкин. “Дөньяви финанс базарындагы вәзгыять нәтиҗәсендә, төзелеш эшләре, шулай ук төзелеш материаллары бәясе дә төшә. Быел әзер булырга тиешле проектларның соңгы бәясе билгеле булачак”, - дип билгеләп үтте ул.
Владимир Леонов сүзләренчә, 2013 елгы Универсиада спорт объектлары төзелешенең якынча бәясе 25 миллиард сум, Универсиада авылы 11,5 миллиард сум бәяләнә. Тагын 40 миллиард сум акчаны юл инфраструктурасына, 30 миллиард сумны метро станциясе төзелешенә юнәлдерү планлаштырыла. Моннан тыш, куркынычсызлык, медицина мәсьәләләре дә бар.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 6 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз