Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан вертолет заводы «Аэро Џиндстан -2009» күргәзмәсендә катнаша
2009 елның 6 феврале, җомга
11–15 февральдә Бангалорда (Џиндстан) «Аэро Џиндстан -2009» Халыкара авиация-космос күргәзмәсе үтәчәк. Күргәзмәдә “Казан вертолет заводы” ААЌ вәкилләре катнашачак. Бу хакта бүген предприятиедә хәбәр иттеләр.
Маркетинг бүлеге белгечләре сүзләренчә, “Казан вертолет заводы” ААЌ “Россия вертолетлары” ААЌ бердәм стенды составында катнашачак. Күргәзмәдә казанлылар МИ-17 һәм «Ансат» вертолетлары модельләрен тәкъдим итәчәк.
Џиндстан Татарстан вертолетларын даими сатып алучы. Бу илнең урта класслы вертолетларының күбесен “Казан вертолет заводы” ААЌ продукциясе тәшкил итә. Вертолетлар армиядә, пассажирларны һәм VIP-клиентларны йөртү, коткару эшләре алып бару өчен кулланыла.
Казан вертолет заводының Џиндстан белән хезмәттәшлеге берничә дистә ел дәвам итә, дип хәбәр иттеләр КВЗда. Џиндстанга күргәзмәгә 3–4 кешедән торган делегация, шул исәптә завод җитәкчелеге вәкилләре һәм маркетинг буенча менеджерлар җибәрү планлаштырыла.
Россия авиация-космос порталы хәбәр иткәнчә, күргәзмәне Оборона министрлыгы һәм Џиндстан Республикасы Хөкүмәте, Џиндстан сәнәгате конфедерациясе оештыра. «Аэро Џиндстан - 2009» Халыкара авиация-космос күргәзмәсе җиденче тапкыр үткәрелә һәм дөньяда авиация-космос өлкәсендә уңышларны тәкъдим итү буенча иң дәрәҗәлесе булып тора. Күргәзмәнең төп тематик юнәлешләре авиация; хәрби техника һәм кораллану; самолет төзелеше һәм гражданнар авиациясе өчен җиһазлар.
Россия экспозициясен «Ростехнологияләр» Дәүләт корпорациясе оештыра. Күргәзмәдә катнашучылар арасында «Сухо» компаниясе» ААЌ, «РСК «МиГ» ААЌ, «Ил» ААЌ, «Иркут» корпорациясе» ААЌ, «Сокол» Түбән Новгород авиатөзелеш заводы» ААЌ, «Россия вертолетлары» ААЌ, «Мәскәү вертолет заводы» ААЌ, «В.В.Чернышев исемендәге Мәскәү машина төзелеше предприятиесе» ААЌ һ.б. кебек Россиянең авиатөзелеш тармагы предприятиеләре бар.
Күргәзмәдә Россия экспозициясе Россия һәм Џиндстанның хәрби-техник хезмәттәшлеген үстерүнең перспективалы юнәлешләреннән чыгып формалаштыралар. «Аэро Џиндстан -2009»да барлыгы хәрби продукциянең 140 тан артык экспонат, шул ук исәптә 13 натура үрнәкләре, кораллар һәм хәрби техниканың 90га якын модель һәм макетларын тәкъдим итү планлаштырыла.
Күргәзмәдә Россиядән тыш, Џиндстан, АКШ, Малайзия, Франция, Германия, Бөекбритания, Израиль дә киң масштаблы экспозиция тәкъдим итәчәк. Шулай ук Кытай, Сингапур, Италия экспозицияләре дә игътибарга лаек.
Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча Федераль хезмәт «Аэро Џиндстан-2009» Халыкара авиация-космос күргәзмәсенә Россиянең чит ил партнерлары һәм барыннан да элек Џинд - Тын океан төбәге илләре белән хезмәттәшлек һәм эшлекле элемтәне үстерү һәм ныгытуның мөһим этабы буларак карый.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 6 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз