Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: "Пенсия фонды бюджетының керем өлешен тәэмин итү- иң мөһим бурыч"
2009 елның 6 феврале, җомга
Күптән түгел РФ Пенсия фондының ТР идарәсе ярдәме белән “РФ Пенсия системасы нигезләре” дигән 2 томлык дөнья күрде. Киң катлам гражданнар даирәсенә исәпләнгән бу китап бүген коллегия утырышы алдыннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка презентацияләнде.
Хөкүмәт башлыгы Татарстан идарәсенең бу эшен башка структуралар өчен үрнәк булуын билгеләп, Россия Пенсия фонды Татарстан идарәсенең соңгы елларда халык белән эшләүне оештыру, камилләштерүгә зур игътибар бирүен ассызыклады.
Шул ук вакытта ул икътисади кризис белән бәйле рәвештә, 2009 елда пенсия органнары алдында торган төп бурычларга тукталды. Алар – Пенсия фонды бюджетының керем өлешен һәм пенсия түләүләрен вакытында биреп баруны тәэмин итүдән гыйбарәт. Бүгенге көндә республика гражданнарының 27 проценты пенсия алучылар, катлаулы чорда аларның лаеклы яшәвен тәэмин итү көнүзәк мәсьәлә булып тора. 1990 еллар ачы тәҗрибәсе һәркемнең хәтерендә. “Ул елларда Татарстанда гамәлдәге пенсияләрне вакытында түләү буенча кыенлыклар туды, зур бурычлар җыелды. Эшне системалаштыру нәтиҗәсендә республика кыенлыкларны үтеп чыга алды. Бүген узгандагы ялгышларны кабатларга ярамый”, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. Аның сүзләренә караганда, кризис дәвам итә калганда, федераль үзәк ярдәменә өметләнү кыен булачак. Шуңа күрә, ди ул, республикага үз көченә исәп тотарга туры киләчәк.
Моның өчен салымнарны вакытында җыю һәм Пенсия фондының керем өлешен тәэмин итәргә кирәк. Пенсия фонды Татарстан идарәсе, аның төбәк органнары бу эштә салым органнары, Хөкүмәт, муниципалитетлар белән тыгыз эшләргә тиеш.
Кризис шартларында күп предприятиеләр чыгымнарын оптимальләштерүгә кереште. Премьер белдергәнчә, алар чыгымнарны кыскартуны еш кына салым түләүләре, Пенсия фондына иминият кертемнәре башкаруны туктатудан башлый. Шул рәвешле бу эшне финанс хәле уңайланганчы дип тоткарламакчы була.“Моңа берәүнең дә хакы юк. Салым түләүләрен башкаруга катгый мониторинг булдырылырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 5 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз