Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында Словения кунагы булды

2009 елның 13 марты, җомга
12 мартта Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында Словения Икътисад вәкиллегенең директоры Видко Филипич булды.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Зиннур Хәйруллин чит ил кунагы белән фикер алышканда республиканың урман потенциалын үзләштерүнең икътисади нәтиҗәлелегенә бәя бирде, агач эшкәртүче предприятиеләр һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек итү перспективалары турында сөйләде.

Филипич әфәнде Татарстанның агач эшкәртүче предприятиеләрен техник җиһаз белән тәэмин итүдә кызыксынуын белдерде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International