Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Югары Ослан районында эш сәфәрендә

2009 елның 6 феврале, җомга
6 февраль көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Югары Ослан муниципаль районында эш сәфәрендә.

Эш сәфәрендә парламент җитәкчесе Яр буе Морквашы авыл җирлегенең урта мәктәбендә һәм хакимият бинасында булачак, шулай ук «Ключищенская керамика» заводын караячак.

Фәрит Мөхәммәтшин район Мәдәният йортында Югары Ослан муниципаль районы халкы һәм активы белән очрашачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International