21 март көнне ТР Милли музеенда экскурсоводлар өчен бәйге үткәрелә. Ул, Франкофония көннәре кысаларында, “Альянс Франсез – Казан” оешмасы тарафыннан, Казан дәүләт университеты Тел институтының француз теле кафедрасы һәм Милли музей белән берлектә оештырыла.
Чараның максаты — француз телен һәм мәдәниятен популярлаштыру, яшьләрне республиканың тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга өндәү. Шуңа да бу көнне музейга мәктәп укучылары, студентлар һәм француз телен өйрәнүчеләр чакырыла.
Милли музейның матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, конкурс 2 турда үткәрелә. Беренче тур барышында конкурсантлар экскурсиянең бер өлешен Казан буенча тәкъдим итәргә тиеш була. Чыгыш ясау өчен аларга 3тән алып 5 минутка кадәр вакыт бирелә. Материалны тәкдим итү катнашучылар теләгеннән чыгып башкарыла. Коллажлар, фото- һәм видеоматериаллар да кабул ителә.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.