Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: "Республикада кулланучылар кооперациясенә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк"
2009 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Соңгы 5 елда Татарстан авылларындагы кулланучылар җәмгыятьләренә караган 500 дән артык кибет үзенең төп социаль функциясен башкаруны туктаткан, яки башка шәхси кулларга бирелгән. Хәзерге вакытта республикадагы 700 ләп авылда сәүдә ноктасы бөтенләй юк. Ђлеге мәгълүматны бүген Татарстан Кулланучылар берлегенең ел йомгакларына багышланган утырышанда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов яңгыратты.
Њзе дә кайчандыр райпо җитәкчесе булып эшләгән кеше буларак ул үз чыгышында бу проблеманың тирәнлеген ачып бирде. Аның сүзләренә караганда, заманында районнардагы кулланучылар җәмгыятьләре җитәкчеләренең кулында ресурслары да җитәрлек, абруе да зур булган. Элек сәүдә нокталары пайчылар акчасына төзелгән. Бүген башка вәзгыять. “Шулай да кеше факторы анда төп рольне уйнавын дәвам итә. Райпо җитәкчесе эшлекле кеше булырга тиеш. Тик ул нинди генә актив булмасын, район җитәкчелеге тарафыннан эшне оештыруда ярдәм булмаганда, берни эшли алмаячак. Бүген республикада кулланучлар кооперациясенә карашны үзгәртергә кирәк”, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. Аның сүзләренә караганда, халыкка сәүдә һ.б. хезмәт күрсәтүче эшмәкәрләр иң беренче нәүбәттә үзләренә файда алу мәнфәгатеннән чыгып эш йөртә. Ђ авыл халкын беренчел кирәкле әйберләр белән тәэмин итүне кулланучылар җәмгыятьләре генә оештыра ала.
Продукция һәм чимал әзерләүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, халыктан җитештерелгән продукцияне сатып алуны оештыру өчен, урыннарда эшкәртүне дә оештыра белергә кирәк. Моның өчен сатып алулар системасын оештырырга кирәк. Шулай итеп кенә бу өлкәдә күрсәткечне арттырып булачак. Ул монда электрон сәүдә мәйданын актив кулланырга чакырды.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 11 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз