Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Моратов: “Фән, инновацияләр өлкәсендә нәтиҗәләргә ирешмичә, кризистан чыга алмаячакбыз"
2009 елның 6 феврале, җомга
5 февраль көнне ТР Фәннәр академиясендә тантаналы рәвештә Россия Фәне көне билгеләп үтелде. Тантанада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Фәннәр академиясе президенты Ђхмәт Мәзһаров, КДУ ректоры, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Мәкъзүм Сәлахов һәм галимнәр, күпсанлы кунаклар катнашты.
Равил Моратов, галимнәрне, фәнни җәмәгатьчелекне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап: “Фәннең теләсә кайсы дәүләтнең социаль, иҗтимагый-сәяси үсешенә керткән өлешен бәяләп бетерергә авыр. Безнең илдә фәнни тикшеренүләргә караш соңгы 20 елда сизелерлек үзгәрде. Бу хакта фәнне үстерүгә җибәрелгән бюджет чараларының параметрлары да сөйли. Татарстанда республика Президенты да, Хөкүмәт тә фән үсешенә карата аеруча кайгыртучанлык күрсәтүен билгеләп үтәсем килә”, - диде. Вице-премьер үз чыгышында Россиянең, аерым алганда, Татарстанның да инновацион үсеш юлыннан атларга тиешлеген билгеләп узды. “Моның нигезендә иң элек фәнни белемнәр ята”, - диде ул. Ђлеге күрсәткеч буенча дөнья күләмендә Россия – тугызынчы, Татарстан ил күләмендә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урынны били.
“Ђмма без республикада, Россия төбәкләрендә фәнни инновацион үсешнең канәгатьләнерлек булмавын яхшы аңлыйбыз. Без фән һәм инновацияләр өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешмичә торып, икътисади кризистан чыга алмаячакбыз”, - диде Р.Моратов.
Аның сүзләренчә, ТР Президенты фәнни җәмәгатьчелек алдына икътисадның барлык секторларында, социаль һәм сәяси өлкәләрдә фәнни һәм гамәли тикшеренүләрне югары дәрәҗәгә җиткерү бурычын куйган. Республикада инновацион фәнни потенциалны мөмкин кадәр тизрәк үстерү өчен технопарклар һәм бизнес инкубаторлар төзелгән.
Равил Моратов шул ук вакытта куелган бурычларның акрын хәл ителүен билгеләп үтте. Ул республикада тәҗрибәле практиклар тарафыннан кризиска каршы чаралар планы эшләнүен, әмма анда фәнни җәмәгатьчелекнең бик аз күләмдә катнашуын хәбәр итте. “Монда сезнең гаебегез юк, чөнки җәмгыятебезнең практик өлеше белән фундаменталь-тикшеренү өлешенең төгәл бәйләнеше юк. Шуңа бәйле рәвештә алдагы айларда мондый тикшеренүләр уздыру бурычы куела. Хәзер бу Фәннәр академиясенең турыдан-туры вәкаләтләренә керә”, - диде вице-премьер.
Р. Моратов үз чыгышында бүгенге көндә ТР Фәннәр академиясенең бердәм хокукый-фәнни-тикшеренү җирлеген барлыкка китерү белән шөгыльләнүен, эшчәнлекне оештыруның төрле формалары барлыкка килүен, фәнне җитештерү өлкәсендә кертү зарурлыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук академик институтлар белән вузларның хезмәттәшлек итү мәсьәләсенә тукталды, ТР Фәннәр академиясенең корпоратив фәнне үстерүдә төп рольне уйнарга тиешлеген белдерде. “Фәннәр академиясенең һәр институты профильле вуз белән эшләргә тиеш. Башкача республикада бердәм фәнни инновацион системаны төзеп булмаячак”, - диде Р.Моратов.
Вице-премьер әзерлекле галимнәрнең фәннең төп байлыгы, аның үсеш нигезе булуын ассызыклап үтте. “Бу өлкәдәге реформалар әзерлекле белгечләргә, эш һәм яшәү, һөнәри үсеш өчен лаеклы шартлар тудыруга юнәлтелгән булырга тиеш”, - дип, ул республикага илдәге һәм дөньядагы билгеле фән мәктәпләреннән галимнәрне җәлеп итәргә чакырды.
Равил Моратов бүгенге көндә килеп туган шартларда икътисадны яңарту бурычы торуын, финанс кризисыннан яңартылган икътисад белән чыгарга кирәклеген ассызыклап үтте. Џәм алга куелган бурычларны хәл итү өчен көчләрне берләштерергә, шул чакта уңышларга ирешергә мөмкин икәнлеген белдерде.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 6 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз