“Удмуртиядә татар мәдәнияте һәм әдәбияты көннәре”нең төп өлеше башкалабызның “Халыклар дуслыгы йорты” бинасының зур залында башланды. Республикабызның татарлар күмәк гомер кичергән төбәкләреннән килгән милләттәшләребез, Ижауда яшәүче активистларыбызны тулыландырды. Татар халкы белән очрашуга республикабызның Премьер-министр урынбасары, милләттәшебез Илдар Бикбулатов, мәдәният министры урынбасары Наилә Собина, башкалабыз мэры Виктор Балакин, ә Татарстан делегациясенә мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина кушылды.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәриповның кереш сүзеннән соң, халык алдында чыгыш ясаучылар – Илдар Бикбулатов, Виктор Балакин, Татарстан Республикасы делегециясеннән Рәмис Сафин, Гөлшат Нигъмәтуллина очрашулар вакытында калкып чыккан проблемаларны хәл итүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәчәкләрен белдерделәр.
Казан кунаклары мәктәптә эшләп килүче Муса Ќәлил музее эшчәнлегенә аеруча югары бәя бирде. Казанда һәм Ижауда гомер кичерүче каләм осталары очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап тотты, үзләренең иҗат җимешләрен мәктәп коллективына бүләк иттеләр. Ике як та мондый очрашуларның дәвамлы булуына ышанычларын югалтмауларын белдерде.
Башкалабызда Казан делегациясе ике төркемгә бүленеп эшләде. Татарстан һәм Удмуртия каләм осталары башкалабызның 10нчы мәктәбенә юл тоттылар. Бирегә Ижауның башка мәктәпләрендә татар сыйныфларында белем алучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелган иде. Кунаклар балаларның үз телебездә сәламләүләренә дә шаһит булдылар, шигырь укуларын да тыңладылар, җыр-биюләрен дә тамаша кылдылар.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.