Бер мандатлы сайлау округларында теркәлгән 180 депутатлыкка кандидатның һәркайсы шәхсән чыгыш ясау өчен 1 минут 35 әр секундлык бушлай эфир вакыты алачак. Бер мандатлы сайлау округларында теркәлгән һәр кандидатка 5 әр минуттан кимрәк кенә вакыт туры килгәнлектән, Татарстан Республикасы Сайлау кодексында аларга уртак агитация чараларын үткәрү өчен вакыт күздә тотылмый.
Сайлау алды дебатлары дөньяның күп кенә илләрендә сайлау кампанияләренең аерылгысыз өлеше булып тора. Бүгенгә дүрт партиянең берсе дә аларда катнашудан баш тартмады әле. Димәк, Татарстан сайлаучылары турыдан-туры теле- һәм радиоэфирда партия вәкилләренең көн кадагына сугучы темалар буенча бәхәсләшүләрен күзәтү һәм тыңлау мөмкинлеге алачак. Дебатлар фәкать эш көннәрендә генә тамашачылар игътибарына җиткереләчәк.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.