Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: "Әгәр республика үз милкеннән керем алмаса, башка чыганак таба алмаячакбыз"
2009 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
11 мартта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының узган ел йомгакларына һәм 2009 ел бурычларына багышланган коллегия утырышы булды. Анда ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры вазифаларын башкаручы Азат Хамаев төп доклад белән чыкты.
Министрлык идарәчелегенә Дәүләт заказы кысаларында 23 индикатор расланган иде, ләкин аларның 1се - дәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрендә дивидентларның 50 проценттан артык үсеше буенча каралган индикатор үтәлмәде, сәбәбе - икътисади кризис, шул ук вакытта дивидентлар буенча план заданиесе арттырып үтәлде, дип белдерде ул. Министрлык эшчәнлегенең гомумиләштерелгән күрсәткече буларак А.Хамаев дәүләт милкенең һәм җирләренең керемлелеген атады. Аерым алганда, аның сүзләренчә, узган елны республика бюджетына 6,6 млрд. сум акча кергән, бу исә 2007 елдагыдан 34 процентка күбрәк, ә җирле бюджетларга - 4,2 млрд. сум (20 процент үсеш). Республика дәүләт милкенең гомуми баланс бәясе бүген 230 млрд. сум белән исәпләнә.
ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе, Чирмешән районы башлыгы Минсәгыйть Шакиров исә муниципаль милек формалашу нәтиҗәләре һәм проблемалары, "Химград" индустриаль технополисының идарәче компаниясе генераль директоры Альберт Кәримов нәтиҗәсез кулланылыштагы милек базасында эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасы булдыру мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Әлеге чарада тагын "Нижнекамскнефтехим" ААҖ генераль директоры урынбасары Игорь Ларионов җәмгыятьнең үсеше, Чистай муниципаль районының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Нәфис Гәрәев алынмый калган өлешле җирләргә муниципаль милек хокукларын тану барышы турында хисап тотты.
Республика җире һәм милкеннән алынган 10 млрд. сумнан күбрәк керем әле соңгы чик түгел, дип, республика Хөкүмәте җитәкчесе Р.Миңнеханов күп кенә мөлкәти комплекслар исәпкә алынмаганлыгын яки башкача формада исәптә торуын басым ясап әйтте. "Бездә булган барлык милек республика файдасына эшләргә тиеш - бу бизнесның керем чыганагы һәм нормаль эшләр өчен инструменты. Мәсәлән, нефть суырту компанияләре өчен җир бирү мәсьәләсендә бу министрлык һәм муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә, тулаем илдә нефть чыгару кимегәндә, безнең нефть суырту мөмкинлегебез артты", - дип билгеләп үтте.
Премьер-министр кистереп әйткәнчә, бу ел ничек кенә кыен булмасын, аренда түләве, дивидентлар, җир салымы рәвешендә республика үзенең милкеннән керем алырга тиеш. "Хәзерге вакытта бюджетка узган елгыдан 35-40 процентка кимрәк акча керү куркынычы бар. Әгәр милкебездән керем алмасак, башка чыганак таба алмаячакбыз", - дип, мәсьәләнең асылын ачты Р.Миңнеханов.
Эш нәтиҗәләре югары бәяләнгән бер төркем җаваплы хезмәткәргә утырыш соңында ТР Министрлар Кабинетының һәм министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Р.Миңнеханов, министр Валерий Васильевның ТР Парламентына сайлануы уңаеннан, аның дәүләт постларында ышанычны аклавы өчен рәхмәт белдерде һәм ТР Министрлар Кабинеты исеменнән Рәхмәт хаты белән истәлек бүләге тапшырды.
Коллегия утырышында шулай ук ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, прокуратура, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре дә катнашты.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 11 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз