ТР Хөкүмәте грантын алу өчен конкурста катнашырга документлар кабул ителә башлый

2009 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2009 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы белем бирү һәм фән үзәкләрендә уку һәм стажировка узу хокукын бирә торган грантын алу өчен конкурста катнашырга документлар кабул ителә башлау турында игълан итә. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурста студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, Татарстан территориясендә урнашкан вузларның профессор-укытучылары катнаша ала.

Бәйге кагыйдәләре белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында “Конкурслар, грантлар” бүлегендә танышырга мөмкин. Вузлардан документлар үзәкләштерелгән төстә агымдагы елның 16 февраленнән кабул ителә башлый һәм 1 апрельдә тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International