Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: «ТР тарифлар буенча комитетына күбрәк вәкаләтләр биреләчәк»
2009 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
ТР Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан узган елның 25 гыйнварында имзаланган Указы нигезендә ТР энергетика комиссиясе ТР тарифлар буенча комитеты итеп оештырылганнан соң 18 июльдән тулы көченә эшли башлаган әлеге комитет идарәсе тарафыннан 2261 тариф һәм 6421 индекс, шулай ук республиканың 956 муниципаль берәмлеге күзлегеннән коммуналь хезмәтләргә һәм торак бинага түләү региональ стандартларының 13251 күрсәткече кабул ителгән, законда каралган тәртиптә 2009 елга барлык тарифлар һәм индекслар да билгеләнгән.
Болардан тыш, кризиска каршы чаралар кабул ителгән, РФ Хөкүмәте карарына ярашлы рәвештә, 2009 елда табигый газга бәяләр үсеше темпы үзгәртелгән. Шул рәвешле, табигый монополияләр хезмәтеннән файдаланучыларны социаль яклау максатыннан, комитетның узган елның 26 декабрендә кабул ителгән күрсәтмәсе белән республика халкы куллана торган табигый газга ваклап сату бәяләре кварталлап билгеләнгән. Нәтиҗәдә, халык куллана торган газның ваклап сату бәясе 2009 елда уртача 2,28 сум/куб.м яки 2008 ел бәясеннән алдарак билгеләнгәнчә 25 процентка түгел, ә 17,7 процентка югарырак булачак.
Газга тарифлар кварталлап билгеләнгәнгә һәм салым турындагы законга үзгәрешләр кертелгәнгә (керемгә салым ставкасы 24 проценттан 20 процентка кадәр киметелгән), ТР тарифлар буенча комитеты республиканың коммуналь котельныйлары тарафыннан җибәрелгән җылылык энергиясенә тарифларны яңадан исәпләгән. Шулай ук комитет идарәсенең 19 гыйнвардагы күрсәтмәсе белән 2009 елга җылылык энергиясенә тарифлар кварталлап билгеләнгән, җылылык энергиясенә тарифлар үсеше темпын ниятләнгәнчә 16,1 процентка түгел, ә 14,8 процентка кадәр киметергә мөмкин булган. Шул рәвешле, бүген ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында ТР тарифлар буенча комитетының ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелгән киңәйтелгән утырышында сүз әлеге комитетның узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2009 ел бурычлары хакында барды. Комитет рәисе Марина Фәйрушина эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырып, электр энергиясенә тарифлар мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, 2009 елда электр энергиясенә тарифлар арттыру чикләре турындагы РФ тарифлар буенча федераль хезмәте узган елның 5 августында чыгарган әмере белән Татарстан халкына җибәрелгән электр энергиясенә тарифлар арттыру чикләре минималь 25 процент һәм максималь 27 процент дип куелган, ә республика халкы өчен аның минимален – 25 процентка үсешен расланган. Хәзерге вакытта шулай ук 2009 елга тарифларның берләштерелгән фаразы да әзерләнә. Тарифлар буенча комитет идарәсе кече бизнеска ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар кабул иткән. Мәсәлән, быел 23 гыйнвардагы күрсәтмә нигезендә, электр челтәрләренә технологик ялгау өчен бәя юридик затларга 550 сум күләмендә билгеләнгән, дөрес, әгәр тоташтырылганы куәте буенча 15 кВт күләменнән артмаса һәм оешманың тоташтыру өчен мөмкинлекләре булса.
Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлардан тыш, М.Фәйрушина басым ясап әйткәнчә, комитет Казан, Ђлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә җәмәгать транспортында пассажирлар ташуга тарифларны да билгеләгән, ләкин калган муниципаль һәм муниципальара пассажир транспортына тарифлар расланмаган һәм быел бу юнәлештә, шулай ук ташкүмер, утын кебек ягулыкка тарифлар билгеләү, тагын инвестицион һәм производство программаларын гамәлгә ашыруны контрольда тоту буенча ныклап эшлисе бар. Болардан тыш, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә аз керемле татарстанлыларны торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен түләүдә субсидияләр белән тәэмин итү мәсьәләсе дә көн кадагында, дип белдерде комитет рәисе.
ТР Хөкүмәте җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республика күләмендә тарифларны яраштыру-җайлаштыру мөмкинлеге турында күп тапкырлар сүз кузгатылган иде, беренче адым буларак, комитет оешты, каралар кабул ителә, ләкин яңа комитет хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын камилләштерү, җиһазлар ягыннан яхшырак шартлар тудыру һәм тарифлар буенча җайлаштыруга мөнәсәбәте булган тармаклар белән комитетка эшне системалы итеп урнаштыру зарур. «Чөнки каралар кабул итеп кенә булмый, аларның үтәлешен дә күзәтеп барырга кирәк. Тарифлар мәсьәләсендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы эшләгәнгә өйрәнеп беткән территорияләр дә бар бездә. Минемчә, комитет тулы көче белән эшләрлек һәм мондый мәсьәләләрне чишәрлек», - дип белдерде ул.
Р.Миңнеханов фикеренчә, ТР тарифлар комитеты әлегә барлык юнәлешләрне дә колачламаган. «Комитетның көчен арттыру максатында, аңа күбрәк вәкаләтләр биреләчәк», - дип ышандырды ТР Премьер-министры.
Видеоконференция режимында барган әлеге утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре дә катнашты.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 5 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз