Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Лениногорски районы башлыгы итеп Рәгать Хөсәенов сайланды
2009 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
11 мартта “Лениногорски муниципаль районы” берлеге советының 31 нче сессиясендә район башлыгы Исхак Садриев вәкаләтеннән азат ителде. Муниципаль берәмлекнең яңа башлыгы итеп Рәгать Хөсәенов сайланды. Элек ул район башкарма комитеты җитәкчесе булып хезмәт куйган.
Сессиядә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, "Татнефть" ААЌ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов катнашты. Исхак Садриев Татарстанның Лениногорски районы башлыгы булып 19 ел эшләгән. Ул 1 мартта дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайланды һәм закон буенча муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтеннән азат ителергә тиеш. “Исхак Садриев җитәкчелегендә район халкы өчен күп эшләр башкарылды”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты Шәфәгать Тәхаутдинов сессиядә ясаган чыгышында. Ул Татарстан нефтьчеләре исеменнән районның элекке башлыгына рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, уңышлар теләде.
Район советы депутатлары сессиядә ясаган чыгышларында Исхак Садриев адресына күп җылы сүзләр белдерде, аның җитәкчелегендә сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт өлкәсендә күп эшләр башкарылуын билгеләп үттеләр. Аерым алганда, республикада беренчеләрдән булып боз сарае төзелде. Лениногорски Татарстан һәм Россиянең иң төзек шәһәре конкурсларында призер булды.
Юрий Камалтынов үз чыгышында Лениногорски районының социаль-икътисади хәле буенча Татарстан Республикасында алдынгы урында торуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Лениногорски күз алдында матурая. Районда яңа социаль-мәдәни объектлар төзелә.
“Дөньяви икътисад кризисы шартларында районда сәнәгать производствосы күләме кимеде. Хезмәт хакы буенча бурычлар юк. Район буенча эшсезлек республикадагы уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда түбән. Узган ел биредә халыкның кереме 20 процентка арткан”, - дип белдерде ТР Президенты Аппараты җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, Исхак Садриев районның яңа җитәкчесенә яхшы “мирас” тапшыра. Районда күзәтелгән үсеш темпларының киләчәктә дә дәвам итүе мөһим. Исхак Садриев ТР Дәүләт Советында Лениногорски халкы вәкиле була һәм аның район белән шәһәргә ярдәм итү өчен яңа мөмкинлекләре пәйда булды.
Юрий Камалтынов Исхак Садриевка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Хатта: “Хөрмәтле Исхак Ђюпович, Татарстан Республикасы өчен күп еллар дәвамында уңышлы хезмәт куйганыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Абруйлы, тәҗрибәле җитәкче, сез Лениногорски районы башлыгы булып эшләгән елларда якташларыгыз хөрмәтенә лаек булдыгыз. Сезнең югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгыгыз, социаль җаваплылык хисе, яхшы эш һәм кешелек сыйфатлары Лениногорски районы һәм шәһәренең социаль-икътисади үстерү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирде. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек һәм башкарасы эшләрегездә уңышлар телим”, - дип язылган.
Юрий Камалтынов Лениногорски районы башлыгы вазифасына биредә туган Рәгать Хөсәенов кандидатурасы кертелүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Рәгать Хөсәенов сәүдә, нефть сәнәгате, шәһәр хакимияте эшчәнлеге өлкәләрендә тәҗрибәле кеше. Сессиядә Рәгать Хөсәенов бер тавыштан Лениногорски районы башлыгы итеп сайланды. Ул сәламләү сүзендә: “Миңа белдергән ышанычыгыз өчен зур рәхмәт, аны аклау минем бурыч”, - дип билгеләп үтте.
Районның яңа башлыгы фикеренчә, авыл хуҗалыгына һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшләүче яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәләләр булып тора. Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – яңа эш урыннары булдыру. “Ђгәр бу планнар гамәлгә ашырылса, безнең шәһәр һәм район үсеше өчен яңа вектор була”, - дип белдерде Лениногорски районының яңа башлыгы.
“Минем өчен бүген дулкынландыргыч көн, - дип белдерде Лениногорски халкына Исхак Садриев. – Без бергә озак эшләдек. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Сезгә нык сәламәтлек һәм уңышлар телим.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 11 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз