ТР Премьер-министры Р.Миңнеханов кубогына V Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды

2009 елның 4 феврале, чәршәмбе
3 февраль көнне ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уку-өйрәнү комплексы базасында янгыннан коткару спорты буенча ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кубогына V Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды. Күп санлы коткаручылар һәм спортчылар алдында сүз алган Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры, ярышның судьясы генерал-майор Рәфис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, Премьер-министр кубогына 2004 елда республиканың 10 командасы арасында беренче тапкыр үткәрелгән ярышлар ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча 1 елдан соң ачык дип игълан ителде, быел исә ул Бөтенроссия ярышлары рәвешендә үткәрелә.

Тантанада катнашкан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе рәисе Равил Моратов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәге җитәкчесе генерал-майор Игорь Паньшин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары бүлеге җитәкчесе Александр Вайда, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев ярышларда катнашучыларны сәламләп, әлеге чараның әһәмиятле булуын басым ясап әйттеләр. Чөнки анда, Татарстанның үзенекеннән тыш, Башкортстан, Удмуртия, Чувашстан, Мари Республикаларыннан һәм Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара, Сарытау, Киров, Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан һ.б. төбәкләрдән килгән 14 команда (барлыгы 227 кеше) катнаша һәм әлеге спортны пропагандалауда зур роль уйный. Ярышлар исә янгыннан коткару спортының 3 төре буенча үткәрелә: каршылыклы 100 метр араны йөгереп үтү һәм штурмлау баскычы буйлап өйрәнү манарасының тәрәзәсенә, төгәлрәге, олылар 4 нче, егетләр 3 нче һәм яшүсмерләр арасында 2 нче каттагысына үрмәләп менү, 3 буынлы сузып чыгармалы баскыч буйлап олылар арасында 3 нче катка менү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International