Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТДГПУ Тунис белән хезмәттәшлек итәчәк
2009 елның 11 марты, чәршәмбе
10 мартта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында ректор Рәдиф Ќамалетдинов Голландиядәге Гарәп форумы фонды президенты, Гарәп киносы фестивале директоры (Роттердам, Голландия), фәнни тикшеренүләр буенча “Салиха” дип аталган оешма рәисе (Тунис) доктор Халид Шәүкәт белән очрашты. Ул Казанга вуз җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында шартнамәгә кул куяр өчен килде.
Фәнни һәм тирә-юньне өйрәнү буенча тикшеренүләр алып баручы “Салиха” оешмасы Туниста Сфакс шәһәрендә урнашкан. “Безнең оешма дәүләти түгел, әмма актив рәвештә дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлек итәбез. Өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып Тунис фәнни-академик оешмалары һәм дөньядагы учреждениеләр арасындагы элемтәләрне ныгыту тора. Безнең хезмәттәшлек Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты белән студентлар алмашу өлкәсендә генә түгел, Тунис белән Татарстан арасында тәҗрибә алышуда да үссен иде”, - диде Х. Шәүкәт.
Ректор, профессор Р.Җамалетдинов үз чиратында, кунакны сәламләп, университет хакында мәгълүмат бирде. Бигрәк тә халыкара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирде. “Тунис белән хезмәттәшлек турындагы шартнамә берничә ай дәвамында өйрәнелде. Чит телләр буенча белгечләр әзерләү өчен безгә тыгыз элемтәләр кирәк. Бу шул телдә сөйләшүчеләр белән аралашу да, стажировкалар узарга урын да, уку әсбаплары зарурлыгы да. “Салиха” оешмасы белән хезмәттәшлек озак вакытка сузылган һәм уңышлы булыр дип ышанабыз”, - диде ректор.
Очрашуда вузның Чит телләр институты директоры урынбасары, Көнчыгыш телләр бүлеге җитәкчесе Венера Хисамова әлеге бүлек, аның карамагындагы гарәп мәдәнияты үзәге һәм төрле илләр белән уңышлы хезмәттәшлек турында сөйләде.
Халид Шәүкәт үз чиратында мәгариф өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итүгә, ягъни ТДГПУга Төньяк Африка илләре вәкилләрен (Тунис, Марокко, Алжир) укырга җибәрүгә ышанычын белдерде. Очрашу ТДГПУ һәм “Салиха” оешмасы арасында шартнамәгә кул кую белән тәмамланды. Ахырдан Халид Шәүкәт өчен университет буйлап экскурсия оештырылды. Бу хакта вузның Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хәбәр итә.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 10 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз