Ике ел дәвамында республикада Югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар төзү эшләренә 2 млрд. 218,9 млн. сумлык инвестицияләр салынган. Шуның 806 млн. сумы федераль бюджеттан финансланса, 1 млрд. 412,9 млн. сумы Татарстан казнасы өлешенә туры килә.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингтта Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев белдергәнчә, кризиска карамастан, быел ике бюджет та бу проект төзелешен тулы күләмдә финанслауны дәвам итәчәк. Аның күләме 1,5 млрд. сумнан да ким булмас дип көтелә. Тимур Шаһивәлиев шул ук вакытта быел финанслар күләмен артыру хакында да сөйләшүләр алып барылуын җиткерде.
IT-паркның ачылышы быел август аена планлаштырыла. “Химград” технополисының модуль үзәген агымдагы елның икенче кварталында эшләтеп җибәрү нияте бар. Ђ технополисның калган биналары тулысынча 2010 елда ачылачак.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.