"Татар моңы" конкурсының йомгаклау концерты 3, 4 апрельдә М.Җәлил исемендәге театрда булла

2009 елның 11 марты, чәршәмбе
10 мартта "Татар моңы" Халыкара телевизион конкурсының ике турына нәтиҗә чыгарылу һәм йомгаклау концертына әзерлек эшләре барышы мәсьәләләре буенча ТР Мәдәният министрлыгында уздырылган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, "Татар моңы" конкурсының йомгаклау концерты 3, 4 апрель көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында була, дип игълан итте. Анда, лауреат һәм дипломантлардан тыш, татар эстрадасы йолдызлары һәм кунаклар - җырчы Алсу, танылган гитарачы Әнвәр Измайлов (Кырым), саксофончы Эдуард Әхмәтшин (АКШ) дә катнашачак.

"Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының башкаручы директоры Вил Усманов сүзләренчә, Гала-концертка билет бәяләре 300 сумнан 2 мең сумга кадәр булачак. Ә "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова ышандырганча, концертта катнашучылар сәхнә киемнәре буенча башка шундый чаралардан аерылып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International