“Идея” технопаркы 5 еллык эшчәнлегенә йомгак ясый

2009 елның 3 феврале, сишәмбе
Моннан 5 ел элек, 2004 елның 5 февралендә,Татарстан башкаласында“Идея” инновацияле-җитештерү технопаркы сафка басты. Ул үз эшен инновацияле бизнес-инкубатор ачылышыннан башлаган иде Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта технопаркның генераль директоры Сергей Юшко 5 ел дәвамындагы эшчәнлеккә йомгак ясады.

ТР Хөкүмәте тарафыннан “Идея” технопаркы төзү турындагы карар кабул ителү Татарстан икътисадын чималга бәйлелектән коткарып, аны күләмле инвестиция проекты илдә беренче проект булды. Брифингта катнашкан Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев белдергәнчә, Россиядә әле ул вакытта мондый технопарк төзү бик зур вакыйга булып кабул ителгән. “5 елдан соң “Идея”технопаркы республиканың горурлыгына әйләнде. Ил җитәкчеләре, төбәкләр җитәкчеләренең Казанга визиты вакытында бу объектта булмыйча калмый. Төбәк җитәкчеләре технопаркка тәҗрибә эстәү, шундый структураны үзләрендә төзү юлларын өйрәнү өчен килә”, -ди ул.

Билгеле булганча, бүген республика территориясендә “Идея”нең тәҗрибәсен күздә тотып, технопарклар челтәре, бизнес-инкубаторлар төзелеше дәвам итә. Шуларның иң зурысы - IT-парк һәм Химград мәйданнарын эченә алган Югары технологияләр өлкәсендәге парк.

“Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко белдергәнчә, хәзер Россия төбәкләрендә технопарк исемен алган шактый мәйданнар эшли. Ләкин алар әле тулысынча технопарк булудан ерак тора. Исеме җисеменә тулысынча җавап биргән технопарк әлегә Татарстанда гына.Аның сүзләренә караганда, халыкара һәм Россия экспертлары Татарстанда инновация үсеше өчен инфраструктура төзү тәҗрибәсен алдынгы буларак бәяли.

“Идея” технопаркы коммерция структурасы. Ђ дәүләт Директорлар Советы аша аның эшчәнлеген контрольдә тота, идарә һәм мониторинг функциясен башкара. Сергей Юшко искәрткәнчә, күпләр технопаркларны файдалы шартларда кече һәм урта бизнес урнашкан гади офис үзәкләре буларак күзаллый. Чынбарлыкта технопаркның бурычы мәйданнарны арендаторлар белән тутыру гына түгел, ә аларны үскән инфраструктура һәм тулы комплекслы хезмәтләр белән тәэмин итү дә. Аларның барысы да идеянең заявка рәвешеннән инвесторлар җәлеп итә алырлык бизнес булып тормышка ашуына ярдәм итәргә тиеш. 5 ел эшләү дәвамында “Идея” технопаркы хезмәтләренә аерым затлардан, иҗат коллективларыннан 1267 мөрәҗәгать алынган. Бүгенге көндә технопарк территориясендә 89 компания сы- дәүләт оешмасы. Аларда барлыгы 1600 кеше эшли.

Сергей Юшко аңлатуынча, “Идея” технопаркында терәк резидентлар һәм кече инновация компанияләре булуын күздә тоткан бизнес-модель гамәлгә ашырыла. Эре терәк резидент-компанияләр структураның финанс тотрыклылыгын тәэмин итә һәм бирегә башка резидентлар килү өчен юл ача. “Идеядә эшләүче эре резидент-компанияләр арасында GE Money Bank (мәгълүматлар эшкәртү үзәге), Siemens (инжиниринг үзәге), DHL (аның биредә төп операция офисы урнашкан), Yokogawa Electric (төп операция офисы һәм инжиниринг үзәге урнашкан) һ.б. компанияләр бар. Аларны бирегә җәлеп итүгә республика халыкара тендерларда катнашу нәтиҗәсендә ирешкән. “Бу резидентлар технопаркның финанс яктан тотрыклыгын тәэмин итеп кенә калмый, республиканың инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрүгә дә хезмәт итә, яңа эш урыннары булдыра. Эре халыкара бизнесның мәйданда булуы биредәге кече бизнес өчен дә эш үрнәге бирә”, —ди технопарк генераль директоры. Эре терәк резидентлар технопарк территориясендә ташламалардан файдаланмый. Ђ резидент булган кече компанияләр ташламалардан файдалана. Резидентларның күбесе үзләренең үсешендә вузлар белән актив хезмәттәшлеккә төп урынны бирә. Компанияләр үзләре өчен кирәкле кадрларны максатчан әзерли, перспективалы студентларны сайлый, үзләрендә практика уздыра.

Алдагы перспективаларга килгәндә, Сергей Юшко, өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп, технопаркта югары технологияле җиһазлардан коллектив файдалану үзәкләрен төзүне атады. Шулай ук бизнес-инкубаторларның Ауропа челтәренә керү, инновацияле инфраструктура төзүдәге тәҗрибәне башка мәйданнарда да куллану да өстенлекле юнәлеш булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International