Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Ислам дисциплинасы һәм гарәп теле буенча II Бөтенроссия олимпиадасы узачак
2009 елның 3 феврале, сишәмбе
7 - 8 апрель көннәрендә Россия Ислам университетында (РИУ) Ислам дисциплинасы һәм гарәп теле буенча II Бөтенроссия олимпиадасы узачак. Чара РИУ белән Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә булышлык итү фонды белән берлектә оештырыла, дип белдерә Ислам.ру сайты.
Ђйтергә кирәк, олимпиаданың максаты — Ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүче талантлы яшьләрне — студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Бу юлы анда Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Чечня, Кабардо-Балкария, Мордовия, Мәскәү, Түбән Кама кебек Россиянең югары мөселман уку йортлары студентлары катнаша.
Бәйге барлык номинацияләр дә тест рәвешендә язмача булачак. Моннан тыш, гарәп теле буенча конкурста катнашучылар гарәп телен никадәр белүләрен телдән аңлатырга тиеш булса, Ислам дисциплинасы буенча көч сынашучыларга Коръәнне укый белү шарт булып тора.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: беренче олимпиада 2008 елда 27-28 март көннәрендә узды һәм анда Чечня, Дагыстан, Мәскәү, Башкортстан, Түбән Новгородтан 28 студент катнашкан иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, призлы урыннарны анда Казан һәм Махачкала шәкертләре яулады.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 3 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз