Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Төркия Президенты бүләк иткән Коръәнне тәкъдир иттеләр
2009 елның 11 марты, чәршәмбе
10 мартта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте бинасында Төркия Президенты Абдуллаһ Гюль һәм аның җәмәгате Хәйрюнниса Гюльның Татарстан халкына бүләк иткән Коръән китабын тәкъдир иттеләр.
“Бүләк Төркия халкының Татарстан мөселманнарына карата тирән ихтирамы турында сөйли. Ул бик кыйммәтле һәм уникаль”, - дип билгеләп үтте Кол Шәриф мәчетенең икенче имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров, китапны тәкъдир иткәндә.
Бу Коръән китабы Осман империясе вакытында тулысынча кулдан язылган XVI гасырның изге Коръән китабының типографик күчермәсе. Коръән XVI гасыр уртасында 50 ел дәвамында язылган. Оста куллар 1584–1596 елларда Коръән китабының тышын ясаган. Ул уникаль тукыма һәм күннән эшләнгән. Изге Коръәнне танылган каллиграфлар Ђхмәт Карахисари һәм Хәсән Чалеби язганлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
“Изге китапның уникальлеге үзенчәлекле итеп язылуында: каллиграфлар үзенчәлекле кара кулланган һәм китап битләренә махсус лак сеңдергән. Коръән китабы битләре кыйммәтле ташлар белән бизәлгән”, - дип ассызыклады Рөстәм хәзрәт Зиннуров.
XVI гасырның изге Коръән китабының күчермәсе 300 битле, аның 220 се Ђхмәт Карахисари тарафыннан язылган. “Бүләк Казанның Кол Шәриф мәчетендә сакланачак һәм төрле күргәзмәләргә куелачак”, - дип билгеләп үтте Рөстәм хәзрәт Зиннуров.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 10 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз