Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
IV Казан венчур ярминкәсе 23-24 апрельдә узачак
2009 елның 11 марты, чәршәмбе
Казан чираттагы венчур ярминкәсенә әзерләнә. Әлеге традицион чара быел, гадәттәгедән иртәрәк, 23-24 апрель көннәрендә узачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов хәбәр итте.
Татарстанда Венчур ярминкәләре уздыру тарихы 2005 елга барып тоташа. Нәкъ менә Казанның 1000 еллык юбилее елында Татарстан башкаласында I Төбәк Венчур ярминкәсе үткән иде. Ике тапкыр шул статуста оештырылганнан соң, узган елдан башлап ул Казан венчур ярминкәсе дигән яңа исем белән үткәрелә башлады.
Татарстандагы һәм Идел буе федераль округына кергән башка төбәкләрдәге кече һәм урта бизнес компанияләренең инновация мөмкинлекләре тәкъдим ителә торган бу чараны «Идея» технопаркы, ТР Инвестиция-венчур фонды, Россиянең Туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе ТР Министрлар Кабинеты, Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык ярдәмендә оештыра. Узган елгы III Казан венчур ярминкәсендә Россиянең 14 шәһәреннән 120 дән артык инвестиция компаниясе тәкъдим ителгән иде. Алар нефть, газ, химия сәнәгате, машина, җиһазлар төзелеше, энергетика, мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы, биотехнологияләр, медицина, фармокология, төзелеш кебек перспектив юнәлешләрне эченә алды.
Айнур Ђйдельдинов сүзләренә караганда, быел да шушы перспектив юнәлешләр сакланачак. Ярминкәгә үз бизнесларына туры инвестицияләр җәлеп итүгә кызыксыну белдерүче компанияләр чакырыла. Шулай ук анда Россия һәм чит илләрнең венчур һәм туры инвестицияләр фондлары, стратегик һәм шәхси инвесторлар, эре корпорацияләр, юридик һәм консалтинг оешмалары, федераль һәм төбәк министрлыклары вәкилләре чакырыла. 15 марттан экспонент-компанияләр исемлеген туплау эше башланачак. “Венчур ярминкәсе югары технологияләр, инновацияле производство һ.б. шөгыльләнүчеләр, дәүләт хакимияте органнары, финанс, бизнес структуралары өчен аралашу мәйданы. Аның алар өчен әһәмияте зур. Бу чара кече һәм урта бизнесны финанс инструментлары, инфраструктура белән тәэмин итү буенча алып барыла торган системалы эшнең бер өлеше”, -ди Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, узган 3 ярминкәне чагыштыру шуны күрсәтә: елдан-ел аларда катнашучыларның саны гына түгел, сыйфаты да яңа дәрәҗәгә күтәрелә бара.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 10 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз