Фәрит Мөхәммәтшин: “Минзәлә күз алдында яхшы якка үзгәрә”
2009 елның 30 гыйнвары, җомга
29 гыйнвар ТР Дәүләт Советы Рәисе – “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Минзәлә муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аны Минзәлә районы башлыгы Георгий Куприянов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Хафиз Салихов озатып йөрде.
Парламент җитәкчесе башта Гөлек торак пункты янында нефть табылган урында булды, иярчен газ куллануның яңа ысуллары белән танышты. Элек газ сыекландырылган гына, ә бу экология проблемалары китереп чыгарган. Хәзер яңа газ-пешкәк җайланмасы ярдәме белән иярчен газ электр тогы эшләп чыгара, ә ул резерв схемасы буенча нефть суыртучы комплексларны ток белән тәэмин итә.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин 2008 елның декабрендә төзелгән Минзәлә-Боерган автоюлын карады. Шулай ук асфальт-бетон заводында да булды. Татарстанда мондый 6 заманча комплекслар монтажлана. Швейцария-Алманиянең «Аммаnn» фирмасы шеф-механигы Дитер Гауерт белдергәнчә, эшләр график буенча бара һәм бөтен заводлар да май аена кадәр монтажланып бетәчәк. Завод өчен вак таш Уралдан китереләчәк, ә битум – Түбән Камадан.
“2008 елда Татарстан юлчылары яңа җиһазлар һәм заводлар сатып алды. Киләчәктә республикада заманча юллар күбрәк төзеләчәк”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин Балалар иҗаты йортының яңа бинасын карады. Аның төзелешенә 68 миллион сум акчаны ТР бюджеты һәм «Русский стандарт» холдинг компаниясе юнәлдергән. Балалар иҗаты йортында тәрбияләнүчеләр республика һәм төбәк дәрәҗәсендә үткәрелгән иҗади конкурс һәм фестивальләрдә җиңүче һәм лауреат исемнәрен ала. Парламент спикеры Балалар иҗаты йортының дәрәҗәле кунаклар китабында истәлекле язу калдырды.
Минзәләдә ТР Дәүләт Советы Рәисе «Олимп» теннис үзәген ачуда катнашты. Георгий Куприянов сүзләренчә, районда бу үзәк турында күптән хыялланганнар.
“ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында Минзәләдә тагын бер спорт объекты ачылу символик билге булып тора”, - диде тантананы ачканда Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент спикеры сүзләренчә, теннис үзәге каршында минзәләлеләр белән очрашу вакытында яшьләр һәм өлкәннәрнең йөзләре шатлыктан балкуларын күргән. Алар Минзәләне танып булмый, яңа объектлар күп төзелде, дигәннәр. Чыннан да, Минзәлә күз алдында яхшы якка үзгәрә.
“10 ел элек Минзәләдә ясалма бозлы Спорт сарае булыр дип кем уйлаган. Чын күңелдән теннис үзәге ачылу белән котлыйм”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул спорт инвентарьлары сатып алу өчен 150 мең сумга сертификат тапшырды.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.