Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы 19 мартта Казанда узачак

2009 елның 10 марты, сишәмбе
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы агымдагы елның 19 мартында Казанда узачак. Бу хакта бүген Татарстан парламенты Президиумы утырышында хәбәр ителде.

Көн тәртибенә барлыгы 13 мәсьәлә чыгарылыр дип көтелә. Алар нигездә яңа чакырылыш Дәүләт Советын формалаштыру белән бәйле. Аерым алганда, депутатларга ТР парламентының Рәисен, аның урынбасарларын, Дәүләт Советы секретарен сайлау, комитетларны төзү һәм аларның рәисләрен билгеләү, ТР Дәүләт Советы Президиумын һәм даими нигездә эшләүче депутатларны сайлау белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы законнары текстларының татар һәм рус телләрендә бер үк төрле булуын тәэмин итүче комиссия, Регламент һәм депутат этикасы буенча комиссия төзү дә көтелә.

Бүген президиум утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта бу нисбәттән эш алып барыла. Спикер бу әлеге максатларны тормышка ашыру максатыннан, "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Сәяси совет утырышын уздырырга теләген белдерде.

Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышына кадәр 18 мартта Татарстан парламенты депутатлары вәкилләре җыенын уздыру көтелә. Бер мандатлы округлардан сайланган депутатларның исә Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә территорияләр буенча җыеннары үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International