“Q-Park Казан” логистика комплексының беренче чираты файдалануга тапшырылды

2009 елның 10 марты, сишәмбе
9 мартта Татарстан башкаласында Ауропа стандартларындагы “Q-Park Казан” логистика комплексының беренче чираты файдалануга тапшырылды. Югары таләпләргә җавап биргән бу беренче логистика комплексы төзелеше Ирландиянең “Quinn group” компаниясенең Татарстандагы эре инвестиция проекты. Аны ачу тантанасында компания президенты Шон Куин белән ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Q-Park Казан” логистика комплексы “Казан” халыкара аэропорты янәшәсендә урнашкан. Ђлеге складлар комплексының боҗра юлына якынлыгы аны Мәскәү, Екатеринбург, Самара, Пермь, Чиләбе, Түбән Новгород, Уфа шәһәрләренә илтүче төп трассаларга да тоташтыра. Комплексның киләчәктә тулысынча эшләп китүе Казанны Идел буеның логистика үзәгенә әйләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Ђлеге логистика комплексының проекты беренче чират белән генә чикләнми. Ул перспективада дүртәр секциядән торган 3 биниһая бинаны (230мең кв. м мәйданда) берләштерергә, алар республикада 2000 гә якын яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәргә тиеш. 9 мартта файдалануга тапшырылган беренче бина 83 мең кв. м мәйданны алып тора. Ђлеге объект иң югары төзелеш стандартларына җавап бирә. Аның төзелешенә “Quinn group” компаниясе 100 млн. доллардан артык инвестицияләр салган. Аны ачу тантанасында катнашкан Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Ирландия компаниясен ышанычлы инвестиция партнеры буларак югары бәяләде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хөкүмәт башлыгы белдергәнчә, киләчәктә республиканың “Quinn group” компаниясе белән хезмәттәшлеге логистика комплексы белән генә чикләнеп калмаячак. “Без аларга башка кызыклы проектлар тәкъдим итәргә әзер. Алар җитештерү, хезмәт күрсәтү өлкәсенә карый”, - ди ул. “Республика икътисады үсешенең киләчәге безнең бу үсешкә ни дәрәҗәдә әзерлегебезгә бәйле. Бу максатны тормышка ашыруда юллар, портлар, логистика үзәкләрте кебек инфраструктура ярдәм итәргә тиеш”, -дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, “Q-Park Казан” проектын гамәлгә ашыру республиканы логистика комплексы белән тәэмин итүдән тыш, аны яңа техноглогияләр, яңа элемтәләр белән дә баета.

Заманча склад һәм логистика комплекслары өчен яңа өлге булып хезмәт итәргә тиешле бу уникаль “Q-Park Казан” комплексының генераль проектлаучысы Казан “Гипронииавиапром” компаниясе, ә генераль подрядчы -Төркиянең “Monotek Insaat Sanayi ve Ticaret AS” компаниясе.

Комплексның файдалануга тапшырылган беренче чиратының инде резидентлары туплана башлаган. Алар арасында Schneider, McDonalds, Michelin компанияләре бар. Комплексның икенче чираты төзелеше аны арендалаячак резидент-компанияләрнең җитәрлек санда туплануына һәм бу склад комплексына сорау булуга бәйле булачак. “Quinn group” компаниясе президенты Шон Куин белдергәнчә, компания якындыгы 5 елда Россиядә 10 эре инвестиция проектын гамәлгә ашырырга ниятли. “Без Татарстанны компания бизнесын алга таба Россиядә үстерү өчен база төбәге итеп күрергә телибез”, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International