Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"2006-2015 елда РФдә физик культура һәм спортны үстерү" программасына - 100 млрд. сум акча
2009 елның 6 марты, җомга
5 мартта ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, журналистлар белән очрашып, соңгы вакытта федераль дәрәҗәдә эшләнгән һәм кабул ителгән, физик культура һәм спорт белән бәйле законнар, “2006-2015 елларда Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү” федераль максатчан программаны тормышка ашыру турында сөйләде.
Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, РФ Дәүләт Думасы депутатлары законнар эшләү белән ныклап шөгыльләнә. “Узган ел ахырында көченә кергән яңа редакциядәге “Физик культура һәм спорт турындагы” закон маддәләрне һәм нормаларны яхшы якка үзгәртте. Закон, тулаем алганда, начар түгел. Анда федераль, төбәк һәм муниципаль хакимиятнең вәкаләтләре төгәл билгеләнгән. Допинг турында аерым бүлек бар. Бу мәсьәлә хәтта 4 маддәдә чагылыш таба”, - дип аңлатып үтте И.Гыйльметдинов. Федераль законда спорт федерацияләренә күп вәкаләтләр һәм йөкләмәләр бирелә. Законга беренче тапкыр спорт паспорты дигән төшенчә кертелгән. Спортчылар белән шартнамәләр төзү тәртибе күрсәтелгән.
Бүген Илдар Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, депутатлар РФнең Хезмәт кодексына да төзәтмәләр тәкъдим иткәннәр. Ђлеге төзәтмәләр тренер вазифасын рәсми рәвештә тануны таләп итә. Шулай ук кодекска спортчыларны социаль яклау, медицина күзәтчелеге, яшь спортчыларның хезмәтенә түләүгә, хатын-кыз спортчыларга кагылышлы төшенчәләр кертелә.
Соңгы вакытта спорт аренасында спортчыларның допинг куллануына бәйле рәвештә чыккан катлаулы хәлләр закон эшләүчеләргә дә йогынты ясамый калмаган. Илдар Гыйльметдинов, мәсәлән, үз спортчыларын допинг куллануга этәргән тренерларны җинаять җаваплылыгына тарту нисбәтеннән закон проектын әзерләгән. Россия Федерациясенең Ќинаять кодексына үзгәрешләр кертүне күз алдында тоткан әлеге закон проекты тренерларны, спортчылар белән эшләүче табибларны эштән азат итү, штраф салу белән бәйле. РФ Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, хәзерге вакытта спортчыларны аякка бастыру, тернәкләндерү үзәкләрен булдыру турында уйларга кирәк.
РФ Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим иткән тагын бер закон проекты спортчыларны әзерләүне югарырак дәрәҗәгә күтәрү белән бәйле.
Илдар Гыйльметдинов “2006-2015 елларда Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү” федераль максатчан программаның ничек тормышка ашырылуына тукталып, аңа 100 млрд. сум күләмендә акча бүленүен хәбәр итте. Татарстан әлеге программада Ђгерҗе, Тукай, Ђтнә, Түбән Кама, Казанның Вахитов районнарында төзелә торган объектлар белән урын алган.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 5 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз