Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Чечня Республикасы Президенты белән очрашты
2009 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
5 мартта Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Ђсгать Сәфәров Чечня Республикасына эш сәфәрен төгәлләде. Сәфәр вакытында ул Гудермес районында урнашкан Татарстан милициясенең җыелма отрядлары хезмәткәрләренең хезмәт итү һәм яшәү шартлары белән танышты.
Татарстанның эчке эшләр министры хезмәттәшләре каршында чыгыш ясаганда, ярты ел дәвамында Чечня Республикасы территориясендә җәмәгать тәртибен һәм гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итүче коллегаларына яхшы хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде.
“Сез Татарстанның хокук саклау органнары хезмәткәрләре буларак, тәртибегез, алдыгызга куелган бурычка намуслы каравыгыз белән башкалар үрнәк алырлык булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте министр.
Ђсгать Сәфәровны Чечня Республикасы буенча эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Руслан Алханов озатып йөрде. Алар Россиянең эчке эшләр министры урынбасары – Чечня Республикасында Оператив штаб җитәкчесе милиция генерал- полковнигы Аркадий Еделев белән очраштылар. А.Еделев Төньяк Кавказда Татарстан милиционерларының җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм тәртип саклау эшчәнлеген югары бәяләде.
Эш сәфәре тәмамланганда Ђсгать Сәфәров Грозныйда Чечня Республикасы Президенты Россия Герое Рамзан Кадыйров белән очрашты. Төбәк җитәкчесе Татарстан Республикасы һәм Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә Чечня Республикасында җәмәгать тәртибен һәм гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
“Татарстанның Эчке эшләр органнары үзләрен Чечня Республикасында уңай яктан гына күрсәтте. Безнең республикада иң авыр вакытта Татарстан милиционерлары хокук тәртибен саклауга, хокук бозулар һәм җинаятьләрне ачыклауга зур өлеш керттеләр”, - дип ассызыклады Рамзан Кадыйров.
Чечня Республикасы Президенты сүзләренчә, Татарстан милиционерлары биредәге хезмәттәшләренә матди-техника базасын яңартуда да сизелерлек ярдәм күрсәткәннәр. Татарстанның эчке эшләр министры үз чиратында, Чечня Республикасы һәм Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә Төньяк Кавказда хезмәт итү вакытында Татарстан милиционерларына күрсәтелә торган ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук ул киләчәктә дә Татарстан милиционерлары хезмәт бурычларын намус белән үтәячәкләренә ышаныч белдерде. “Безнең милиционерлар Чечня Республикасында 2001 елдан бирле хезмәт итә, кисәтүләр алганнары юк. Мин аларның нәкъ шулай хезмәт итүләрен дәвам итәрләр һәм Татарстан милициясенең Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы бүлекләренең берсе булуын исбат итәрләр дип ышанам”, - дип билгеләп үтте Ђсгать Сәфәров.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 5 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз