“ТЮРКСОЙ” оешмасы ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиевага Рәхмәт хаты юллады

2009 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
“ТЮРКСОЙ” халыкара оешмасы генераль директоры Дюсен Касеинов ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева исеменә Рәхмәт хаты юллады, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Анда Татарстан делегациясенең “ТЮРКСОЙ” оешмасына 15 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларда, бәйрәмне оештыруда катнашуына рәхмәт белдерелгән. Хатта әйтелгәнчә, “ТЮРКСОЙ” юбилее чараларының барысы да Төркия һәм Татарстан халыкларының мәдәни мирасын саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга корылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “ТЮРКСОЙ” халыкара оешмасы юбилее чаралары 17-18 гыйнвар көнне Ђнкара шәһәрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International