Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Рөстәм Миңнеханов: “Безгә быелгы кризистан исән–имин чыгарга кирәк”
2009 елның 10 марты, сишәмбе
7 мартта Халыкара хатын–кызлар көне алдыннан, ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов хатын–кыз журналистлар белән очрашты.
Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында хезмәт куючы гүзәл затлар белән 8 Март алдыннан очрашулар инде күркәм традициягә әверелде. ТР Хөкүмәте башлыгы белән чәй табыны янында узган әңгәмәдә сүз, барыннан да элек, дөньядагы икътисади кризис һәм аның республикадагы хәлгә йогынты ясавы хакында барды.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиянең банк системасы конъюнктурага бик нык бәйле һәм ул дөньядагы банк системасыннан башка яшәргә сәләтле түгел. Америка банк системасындагы кризис нәтиҗәсендә “Россиядә күп кенә кече бизнес предприятиеләре туктап калды”. “Банклар эшләп китсен өчен махсус система булдырырга һәм эчке ихтыяҗны активлаштырырга кирәк. Кешеләр әйбер сатып алудан туктады – алар нидер көтә”, – дип саный Премьер.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, “гражданнарга 5 сумлык пособие өләшмәскә, ә эш белән тәэмин итәргә кирәк”. “Дәүләтнең алтын валюта резервлары гаять зур, әмма бу акчаларны турыдан–туры банкларга бирмәскә кирәк, – дип белдерде үз фикерен Рөстәм Миңнеханов. – Ђлеге акчалар реаль предприятиеләргә тотылырга тиеш”. “Безнең илгә 2009 елны исән–имин үтәргә кирәк, алга таба вәзгыять уңай якка үзгәрә башлаячак”, – дип ышана ТР Премьер–министры. Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, Татарстанда торак фондын капиталь ремонтлау программасы кысаларында “Алабуга” махсус икътисади зонасы һәм Түбән Кама нефть эшкәртү заводы төзелешендә күп санда эш урыннары булдырылачак, бу исә эшсезлекне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Очрашуда шулай ук эре инвестиция проектларының киләчәге, аерым алганда, “Казан” Халыкара аэропортын төзекләндерү хакында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов аэропортны реконструкцияләү эшләре быелның җәендә үк башланачагына өмет белдерде.
Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья универсиадасына әзерлек турында сөйләгәндә, Премьер Татарстанның спорт объектлары төзү, зур спорт чаралары оештыру буенча Кытайдагы тәҗрибәне өйрәнүенә игътибар юнәлтте. Мисал өчен, Рөстәм Миңнеханов күптән түгел генә Харбинда Бөтендөнья кышкы универсиада ачылышында булды. “Кытайлылар үз масштаблары белән таң калдыра – алар гаять зур комплекслар төзи. Без алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез – бу бик тә файдалы тәҗрибә”, – дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төп бурыч – 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек эшләренә федераль акчаларны алу. “Төп объектлар расланды инде – акчалар белән генә эш кыенрак, әмма спорт объектлары төзелешенә акча бүлеп биреләчәк. 29 спорт объектын без федераль бюджет хисабына төзиячәкбез – мондый килешү бар. Универсиада авылын да федераль акчалар хисабына сафка бастырырга телибез. Ђлеге авыл алга таба студентлар шәһәрчеге өчен бирелергә тиеш”, – дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Универсиада алдыннан Казанның транспорт инфраструктурасын үстерүгә федераль акчаларны алуы бик катлаулы булуына зарланды. “Спорт объектлары һәм Универсиада авылын төзүгә – миллиард долларга якын, ә транспорт инфраструктурасына 2–3 тапкыр артыграк акча кирәк, – диде Премьер. – Быел кайбер спорт объектларын төзергә керешербез дип өметләнәм”.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 7 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз