Давос форумы җитәкчесе Казанга Сабантуйга киләчәк

2009 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Давос (Швейцария) Икътисади форумына нигез салучы һәм җитәкчесе Клаус Шваб быел июнь аенда Татарстан башкаласына киләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Давоста Клаус Шваб белән очрашуы вакытында килешенгән. Икътисади форум җитәкчесе татар милли бәйрәме Сабантуйны күрергә теләк белдергән. Бу хакта Министрлар Кабинетының Матбугат хезмәте хәбәр итә. Клаус Шваб соңгы тапкыр Татарстан башкаласында узган елның 12-13 сентябрендә булган иде.

Билгеле булганча, Татарстан Хөкүмәте башлыгы бу көннәрдә Давоста Россия рәсми делегациясе составында халыкара икътисади форумда катнаша. Аңа РФ Премьер-министры Владимир Путин җитәкчелек итә. Быелгы форумның төп темасы – глобаль икътисади кризис нәтиҗәләре булачак. 2009 елгы Давос форумында 40 тан артык ил, хөкүмәт җитәкчесе, 60 министр, 30 дан артык әйдәп баручы халыкара оешма җитәкчесе катнаша. Форум 1 февральгә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International