Олег Матыцин 2009 елгы Универсиадага спортчыларны әзерләгән өчен рәхмәт белдерде
2009 елның 6 марты, җомга
Россия студентлары спорт берлеге Президенты Олег Матыцин Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны Кытайда үткән кышкы Универсиада программасында Россия җыелма командасының уңышлы чыгыш ясавы белән котлады.
Бу хакта 5 мартта Татарстан Республикасы Хөкүмәте адресына килгән телеграммада әйтелә.
Россия студентлары спорт берлеге Президенты Олег Матыцин шәхсән Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка һәм республика Хөкүмәтенә Харбинда үткән ХХIV Бөтендөнья кышкы
Универсиада-2009 программасы буенча ярышларда Россия җыелма командасын әзерләү һәм катнаштыруга зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Искә төшереп үтәбез, Харбинда үткән Универсиадада Татарстан республикасыннан 32 спортчы катнашты. Аларның 31е медаль алып кайтты.
Россия җыелма командасы кышкы Универсиададан 51 медаль (18 алтын, 14 көмеш) алып кайтты.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.