Р.Миңнеханов: «Экология мәсьәләләре бер министрлык проблемалары гына түгел»

2009 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
27 гыйнвар көнне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясенең министрлыкның узган елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2009 елга куелган бурычларга багышланган утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә күп эш башкарыла, яңа төрле техник чаралар, технологияләр барлыкка килә, нәтиҗәдә, вакытында мониторинг үткәрү мөмкинлеге булдырыла, дип билгеләп үтте. «Шулай да, ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, бездә 2 җитди җитешмәгән як бар: экология һәм мәгариф буенча. Экологиягә караганы буенча шуны әйтергә мөмкин: бу вазгыятьне җитди рәвештә анализларга кирәк булачак. Чөнки экология – ул һәрберебезнең эше, яшәү мохите, аңа бәйле мәсьәләләргә ни дәрәҗәдә җитди каравыбызга гражданнарның сәламәтлеге турыдан-туры бәйле. Экология – ул Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гына түгел, ә товар җитештерүчеләрнең дә, муниципаль берәмлекләрнең дә, шул исәптән Хөкүмәтнең дә - һәммәбезнең проблемасы», - дигән фикерләрен җиткерде Хөкүмәт җитәкчесе.

Премьер-министр сүзләренчә, әйләнә-тирә мохиткә республика предприятиеләре салган зыян автотранспорт салган зыян янында бик кечкенә булып күренә, ягъни атмосфера һавасын пычратуда 60 процент транспорт өлеше. Шуңа күрә муниципаль берәмлек җитәкчеләре бу мәсьәләгә игътибар юнәлтергә, транспорт ягулыгыннан алып транспорт хәрәкәте схемасына кадәр исәпкә алынып, бу проблеманы комплекслы рәвештә чишәргә кирәклеген басым ясап әйтте ул. Ђ инде «Татнефть», «Таиф», «Татэнерго», «Казаноргсинтез» кебек зур предприятиеләрнең экология буенча проблемалары зур булса да, алар хәлне үзгәртү өчен экологик программалар кабул итеп, тормышка ашыралар, нәтиҗәдә, вазгыять уңай якка сизелерлек үзгәрә, дип искәртте Р.Миңнеханов. Республикада биологик калдыкларны утильләштерү мәсьәләсе буенча ТР Президенты М.Шәймиев йөкләмәсенә тукталып, әлеге программа бөтен районнарда да тормышка ашырылмаган, мәсьәлә күз уңында булырга тиеш, дип кисәтте.

Табигать ресурслары мәсьәләсендә Хөкүмәт җитәкчесе ком-таш кушылмасын «кыргый» рәвештә чыгаруларга чик куярга, гомумән, җир асты байлыкларын, файдалы казылмаларны чыгару буенча министрлыкка квота кертеп, беркадәр чикләргә тәкъдим итте. «Татарстанда күпме ресурс барлыгын, республиканың төзелеш комплексының аларга булган ихтыяҗын ачыкларга һәм шуларга кирәк кадәр генә казылмалар чыгарырга кирәк», - дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International