Р.Миңнеханов ММЧ заман технологияләрен актив кулланырга, оперативлыкны арттырырга чакырды

2009 елның 6 марты, җомга
6 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашты.

Ел башына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1292 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Шуларның 968 е - басма мәгълүмат чарасы, 316 сы - электрон мәгълүмат чарасы. Бу басмаларның икесе - “Ватаным Татарстан” белән “Республика Татарстан” газеталары дәүләтнеке. Татар телендә исә 112 газета һәм 28 журнал нәшер ителә.

Билгеле булганча, 2007 ел ахырында «Татмедиа» агентлыгы акционерлаштырылып, республикада эре медиахолдинг төзелде. Ул үз составында 146 ММЧ берләштерүче 90 филиалны эченә ала. Аларның 86 сы - газета, 9 ы - журнал, 39 ы - телекомпания, шулай ук 16 радикомпания, 1 электрон газета һәм 1 мәгълүмат агентлыгы бар. Аларда барлыгы 1929 кеше хезмәт куя. “Татмедиа”ААЌ Директорлар Советы рәисе Марат Моратов үз чыгышында белдергәнчә, узган 2008 ел медиахолдингның аларда мәгълүмат сәясәтен камилләштерүгә юл ачу, яңа модельне эшләтеп җибәрү елы булган. Шушы бербөтен йодрыкка берләшү редакцияләргә икътисади кризис чорында тотрыклылыкны саклап калырга ярдәм итә, ди ул. Редакцияләрдә күрелгән оптимальләштерү чаралары ярдәмендә “Татмедиа” филиалларының хезмәт җитештерүчәнлеге һәм керемнәре 2008 елның икенче яртысында, беренче ярты еллык белән чагыштырганда 31 процентка арткан. Бу уртача хезмәт хакы дәрәҗәсен 17 процентка күтәрергә мөмкинлек биргән. Уртак тырышлык нәтиҗәсе буларак, редакцияләрдә хәзер дизайнга, эчтәлек дәрәҗәсен күтәрүгә, конкурентлыкны арттыруга төп игътибар бирелә. 2008 елдан медиахолдинг составындагы шәһәр басмалары төсле рәвештә, ә шәһәр һәм район басмалары барысы да яңа версткада, дизайнда чыга башлаган. Марат Моратов шул ук вакытта тышкы бизәк белән, эчтәлек тә үзгәрә башлавын ассызыклады. Хәзер җирле басмалар атнага ике тапкыр үзәкләштерелгән республика кушымтасы белән чыга. Бу, үз чиратында, җирле газеталарга яздыручыларга урындагы яңалыклар белән беррәттән, республика, ил тормышында бара торган вагыйгалар белән танышу мөмкинлеге бирә. Шулай да ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова үз чыгышында район-шәһәр басмаларының бу кушымталар белән отыш алуыннан тыш, кайбер проблемалар булуын да күрсәтте. Мәсәлән, кайбер төбәкләр җирле яңалыклар, җирле авторлар материалларына урын аз калудан зарлана икән. Бу мәсьәлә алга таба камилләштерүне сорый, ди ул.

Медиахолдингның шушы бер ел эчендә төбәк ММЧ журналистларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрүдәге роле арткан. Семинарлар уздыру белән беррәттән, узган ел аларга ярдәм буларак верстка, дизайн, яңалыклар һәм башка жанрдагы публикацияләр әзерләү буенча методик ярдәмлекләр эшләп, таратылган. Муниципаль органнар белән мәгълүмат өлкәсендә хезмәттәшлек килешүләре төзелгән.

Агымдагы елда редакцияләрдә күрелгән оптимальләштерү чаралары, бүгенге катлаулы чорда яшәп калырга гына түгел, тотрыклылыкны сакларга да ярдәм итте, дип саный Марат Моратов. Директорлар Советы рәисе бүгенге катлаулы шартларда тармак алдында төп бурыч ММЧ да иҗат коллективларын һәм хезмәт хакының бүгенге дәрәҗәсен саклап калу дип белдерде.

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” ААЌ төзелүе республиканың мәгълүмат чараларының эш нәтиҗәлеген конкурентлыгын күтәрүдә зур роль уйнавын ассызыклады. Шул сәбәпле ММЧ чаралары бүгенге шартларга әзер килеш керде. “Ул булмаганда, бүгенге кыенлыкларга түзә алмый күпчелек редакцияләр бөлгенлеккә чыккан булыр иде”, - дип саный Хөкүмәт башлыгы. Рөстәм Миңнеханов илнең медиа базарында конкурентлыкны үстерү өчен республика мәгълүмат чараларын заман технологияләрен актив кулланырга, оперативлыкны, мобильлекне артырырга чакырды. Ул республика Хөкүмәтенең ММЧ өчен һәрчак ачык булуын ассызыклап, бүгенге шартларда хакимият белән җәмгыятьне бәйләүче бу күпернең җаваплыгы тагын да зур булуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International