Ф.Мөхәммәтшин китапханәләргә ярдәм итү буенча Иҗтимагый комитет утырышында катнаша

2009 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
27 гыйнвар көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия китапханәләргә ярдәм итү буенча Иҗтимагый комитетның чираттагы утырышында катнаша, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Иҗтимагый комитет 2006 елның ноябрендә гамәлгә куелган, аның составына федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, төбәкләр парламентлары җитәкчеләре, шул исәптә Татарстаннан да, шулай ук танылган галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре кергән.

Федераль парламентның түбән палатасы җитәкчесе рәислегендәге утырышта муниципаль китапханәләр эшчәнлегенең хокукый аспектлары буенча фикер алышачаклар.

Шул ук көнне Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Ќыенының Федерация Советында РФ ФЌ Федерация Советының РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгаручы органнары белән эшләү буенча Федерация Советы утырышында катнаша.

Утырышта катнашучылар РФ Федераль Ќыены Федерация Советының төбәк парламентлары белән закон чыгару эшчәнлеген камилләштерү концепциясе проектын әзерләү һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләрен караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International