ТР Президенты "Уңыш" агрофирмасының терлекчелек комплексында булды

2008 елның 6 декабре, шимбә
6 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Әтнә муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Түбән Көек авылында урнашкан "Уңыш" агрофирмасы ҖЧҖнең терлекчелек комплексында булды.

Агрофирма эшчәнлегенең төп юнәлеше - үсемлекчелек һәм терлекчелек. Хуҗалыкны Илдар Галиев җитәкли. 600 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы 2006 елның июль аенда төзелә башлаган, агымдагы елның сентябрь аенда биредә эшләр тәмамланган, ә октябрь аенда файдалануга тапшырылган. Комплекс составында 300 башка исәпләнгән, "Вистфалил" фирмасында эшләнгән сөт үткәргече урнаштырылган ике сыер абзары, "ДеЛаваль" фирмасы җиһазлары куелган сөт блогы, 60 башка исәпләнгән бозаулар бүлеге, 2,5 мең тонналык ике силос чокыры бар. Биредә сыер савучылар ике сменада эшли, уртача хезмәт хакы 7 мең сумнан артык тәшкил итә. Комплексны бер тәүлектә карап тоту өчен 40-45 мең сум акча кирәк, ә продукция сатудан агрофирма көн саен 80 мең сум керем ала. Шуңа күрә биредә төзелеш өчен алынган кредитларны вакытында түләп бетерергә ниятлиләр.

Терлекчелек комплексы белән танышканнан соң, республика Президенты "Уңыш" агрофирмасы коллективына МТЗ-1221 тракторын сатып алуга сертификат тапшырды.

Журналистлар белән булган әңгәмәдә Минтимер Шәймиев 1990 елда Арча районыннан бүлү юлы белән Әтнә районын яңадан торгызу вакытлы һәм дөрес карар булуны билгеләп үтте. Район үсеш кичерә, бу, әлбәттә, сөендерә. Социаль өлкә казанышлар шактый, бу районның торак пунктларын тулысынча газлаштыру, социаль объектлар күп төзелә.

"Район зур инвестицияләр җәлеп итми генә хуҗалык алып бара, яхшы күрсәткечләргә ирешә. Мин Әтнә районы кризисны җиңелрәк кичерер дип уйлыйм. Шик юк, хәлләр һәм биредәге структура торышы шулай ышанычлы белдерергә мөмкинлек бирә", - дип шәрехләп үтте республика башлыгы.

Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТРның баш инвестиция-төзелеш идарәсе башлыгы Рим Халитов, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм башкалар озатып йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International