Р.Миңнеханов: «Бүгенге шартларда предприятиеләрне, эш урыннарын саклап калу мөһим»

2009 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Бүгенге катлаулы шартларда республиканың икътисади үсеше белән идарәдә дәүләт сәясәтен эшләүче Икътисад министрлыгыннан статистик мәгълүматлар һәм анализдан тыш, тагын да җентекле аналитик эшчәнлек таләп ителә. Бүген бу хакта министрлыкның ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Хөкүмәт башлыгы бүгенге катлаулы шартларда министрлыкның роле артуга басым ясап, аны муниципалитетлар, предприятиеләр белән тагын да тыгызрак эшләргә чакырды. «Бүгенге шартларда гамәлдәге предприятиеләрне, алардагы эш урыннарын саклап калу мөһим. Бу катлаулы бурыч. Аны хәл итү өчен предприятеләрне савыктыру яки аларга ярдәмнең бердәм формуласы гына җитми. Џәркайсындагы хәл аерым җентекләп өйрәнелергә, аерым хәл итү юллары эзләнергә тиеш», – ди Премьер.

Аның фикеренчә, кайдадыр бер типтагы продукция җитештерелә, кайдадыр бизнес диверсификацияләнә, шуңа күрә аларга аерым алым кирәк. Шулай да, Хөкүмәт башлыгы, производство чыгымнарын мөмкин булганча киметү һәм заказ белән тәэмин итүнең кризис шартларында төп ярдәм формалары буларак уйланылуын ассызыклады. Аның фикеренчә, бүген республика предприятиеләренә сату базарларын саклау, яңа базар табу кирәк. Кризис чорында алардан инновацияле, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү таләп ителә. «Эчке базарның ихтыяҗын җентекле өйрәнергә, анализларга кирәк. Электрон сәүдә системасы бу эшне ачык оештырырга ярдәм итәчәк», –ди Премьер-министр. Ул үзебезнең товар җитештерүчеләргә дәүләт ярдәменең заказлар формасы белән генә чикләнмичә, башка юллары каралуын да искәртте. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республикада кризис йогынтысын киметү буенча күрелә торган чараларга төп басым ясады. Аерым алганда, республикада расланган хезмәт базарында киеренкелекне бетерү программасына тукталды. Анда эш эзләү проблемасы алдында калган татарстанлыларны вакытлы (иҗтимагый) эш урыннары белән тәэмин итүгә төп игътибар бирелә.

Бүгенге шартларда иң яхшы фаразлар, ирешелгән позицияләрне саклау булыр иде. Ләкин бу бик катлаулы бурыч. Фаразларның икенчесе һәм хакыйкатькә якынрагы буенча, быел республика узган ел ирешелгәннәрнең 20-30 процентын югалтырга мөмкин. Премьер министр белдергәнчә, бюджет кытлыгы бүген 25-35 млрд. сум аралыгында тирбәлә. Шуңа күрә, ди ул, күп нәрсәләрдән баш тартырга туры киләчәк. Ђмма социаль проблемаларның килеп чыгуына юл куярга ярамый. Бу җәһәттән республика федераль ярдәмгә өметләнә. Премьер-министр быел катлаулы режимда эшләргә туры киләчәген искәртеп, алда торган бурычларны хәл итү өчен Хөкүмәт, муниципалитетлар, министрлыкларның бер бөтен булып эшләргә тиешлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International