Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан шәһәре Думасы президиумы XXXIX сессияне үткәрү мәсьәләсен тикшерде
2009 елның 6 марты, җомга
5 мартта Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасы президиумы утырышы булды. Шәһәр Думасының чираттагы XXXIX сессиясен үткәрү көнен тәгаенләү, аның көн тәртибенә тәкъдим ителгән мәсьәләләр буенча фикер алышып, сессиянең эшче органнарын билгеләү утырышка куелган иде.
Президиум әгъзаларыннан тыш, шәһәр Башкарма комитеты, аның урынбасары, шәһәр прокуроры, Дума депутатлары берләшмәсе җитәкчеләре катнашындагы утырышны ачып, Дума рәисе Илсур Метшин 1 март көнне Россия Федерациясенең 83 субъектының 79ында, шул исәптән IV чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән берлектә тагын 8 субъектта региональ парламент сайлаулары уздырылуын искәртте. Чыгышында ул Казан шәһәр Думасы депутатларыннан ТР Дәүләт Думасына депутат булып сайланганнарны барлап, сайлау округлары буенча күзәтү ясады һәм 2010 елның ноябрь аенда Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлау кампаниясе булачагын искәртте.
Казан шәһәре башлыгы урынбасары һәм шәһәр Думасы рәисе урынбасары Людмила Андреева биргән мәгълүматларга караганда, сессиянең көн тәртибенә 18 мәсьәлә тәкъдим ителә, нигездә, хисап чыгышларыннан тора. Аерым алганда, анда мэрның, шәһәр Думасының, Башкарма комитетның, Конроль-хисап палатасының узган елдагы эшчәнлеге, муниципаль милекне приватизацияләүдә фаразланган планны үтәү һәм Казанда хокук бозуларны профилактикалау, җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү буенча 2006-2008 елларга каралган программаны тормышка ашыру буенча чыгышлар булачак. Шулай ук 2009 елга, пландагы 2010 һәм 2011 елларга каралган шәһәр бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында да сүз булачак. Болардан кала, тагын өстәмә рәвештә кертелгән мәсьәләләр дә бар. Көн тәртибен раслап, президиум 12 март көнне XXXIX сессияне үткәрү турында карар кабул итте, 10 мартта исә шәһәр Башкарма комитетының утырышлар залында Депутат көне үткәрү турында килешенде.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 5 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз